На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

24 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

Актауда булган авиация һәлакәтеннән соң, Азәрбайҗан Россиядән гаебен тануны таләп итә

Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев, Актауда авиация һәлакәтенә юлыккан самолет Грозный шәһәре янында җирдән ату нәтиҗәсендә зыян күргән, дип белдерде. Бу хакта ул «AzTV» телеканалына биргән интервьюда сөйләде.

«Әлбәттә, ахыргы версия кара тартманы (черный ящик) ачканнан соң билгеле булачак. Әмма хәзерге версия дә шактый нигезләнгән һәм фактларга таяна.

Ә фактлар шундый: Азәрбайҗан гражданлык самолеты Россия территориясендә, Грозный шәһәре янында тыштан зыян күргән һәм идарәсен югалткан. Без шулай ук самолетыбызның радиоэлектрон чаралар белән идарә ителмәслек хәлгә китерелүен дә беләбез. Бу – самолетка китерелгән беренче зыян», – дип билгеләде Алиев.

Ул, шулай ук, Азәрбайҗан самолеты «махсус бәреп төшерелмәгән» дип искәртте.

«Баку Россиядән гаебен тануны, гаеплеләрне җавапка тартуны һәм компенсация түләүне таләп итә», – ди Азәрбайҗан Президенты интервьюсында. Аның сүзләренчә, Россия хакимияте үз гаебен вакытында танырга, Азәрбайҗаннан гафу үтенергә һәм моны җәмәгатьчелеккә җиткерергә тиеш иде.

«Фюзеляжның (самолетның өске өлеше) тулысы белән тишекләрдә булу факты самолетның кошлар көтүе белән бәрелешү версиясен тулысынча көн тәртибеннән төшерде», – дип хәбәр итте Алиев.

Азәрбайҗан башлыгы шулай ук Россиянең бу версиядә торуы сәер булуын әйтте.

«Безне гаҗәпләндергән моментларның берсе – Россия рәсми структураларының ниндидер газ баллоны шартлау, самолетның кошлар белән очрашуы турындагы версияләрне тәкъдим итүләре. Ягъни бу – ачыктан-ачык Россия ягыннан әлеге мәсьәләне яшереп калырга теләвен күрсәтте, һәм бу, әлбәттә, матур күренеш түгел», – ди Алиев.

 

Ссылка на первоисточник
наверх