На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Ипотеканы алдан түләп кую отышлымы?

Икътисадчы ипотеканы алдан түләү отышлы булмаган очрак турында аңлаткан. Газета.ру шул хакта яза.

Ставкасы банк кертемнәреннән 1-3 процент пунктына гына ким булса да, ипотеканы алдан түләү отышлы түгел. Бу турыда икътисад фәннәре кандидаты Игорь Балынин сөйләгән.

Аның сүзләренчә, артык акчаны банкка кертем итеп салып торырга кирәк.

Кертемнәр буенча ставкалар кими башлады инде, шуңа күрә кредит ставкасы 19% һәм аннан да кимрәк булган заемчыларга кертем буенча табышлы процент ставкасын максималь вакытка теркәп кую хәерле.

«Хәзер әле 25 процентлы депозитларның 5 елга отышлы тәкъдимнәре бар. Мондый схема буенча кеше 400 мең сум җыя ала», – ди ул.

Мәсәлән, 2023 елда 5 млн сум ипотеканы 13 процент белән 25 елга алган кеше бурычының 555 мең сумын капласа, ипотека түләүнең гомуми срогы 16 ел 8 айга кадәр кими, процентларны артык түләү 5,1 млн га кимрәк була.

Ләкин бу акчаны 25 процент белән 5 елга салып куйсаң, 1,25 млн җыеп була. Аннары шушы сумманы ипотекага кертеп, артык түләүләрдә 5,5 млн сумны янга калдырып, ипотека срогын 15 ел 1 айга кадәр киметеп була.

555 мең сумны алдан түләп, иминият буенча түләүләр 5 ел эчендә 6-9 мең сумга гына кимер иде.

Нәтиҗәдә, акчаны банк кертеме итеп кую ипотеканы алдан түләп куюга караганда 400 мең сумга табышлырак була, ди Балынин.

 

Ссылка на первоисточник
наверх