На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Тукай районында агач йорт янып беткән – олы яшьтәге пар өйсез калган

Тукай районының Иске Ерыклы авылында кичә, көндезге сәгать икеләрдә Лесная урамында янгын чыккан, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә зур борыс йортны тулысынча ут камап алган була. Чардагы да булган 120 квадрат метр мәйданлы йорт янып беткән. Янгын чыкканда 69 яшьлек ир һәм хатын өйдә булган, түшәм яна башлаганын күргәч, урамга йөгереп чыкканнар.

Беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын сәбәбе – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Йорт иминиятләштерелгән булган. Йорт-җирсез калган өлкән яшьтәге хуҗаларны туганнары сыендырган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх