На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

«Корсагы ике айда үскән»: Татарстан табиблары 32 яшьлек хатын-кыздан гигант шеш алган

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе акушер-гинекологлары яшь хатын-кызның күкәйлекләреннән гигант кисталарны алган. Бу хакта «Татар-информ»га хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Лаеш районында яшәүче 32 яшьлек хатын-кызның ике ай эчендә корсагы үскән. Ул тикшеренә башлаган. УЗИда табиблар зур размерлы шешләр таба.

Операция турында карар кабул ителгән.

Республика клиник хастаханәсенең гинекология бүлеге мөдире Михаил Кацюба һәм акушер-гинеколог Роза Тураева 30х20 см һәм 15х10 см зурлыктагы ике кистаны алган.

"Пациент инде палатада. Үзен яхшы хис итә", – дип хәбәр ителә.

Фото: © РКБ матбугат хезмәте

Ссылка на первоисточник
наверх