На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Рафис Кәлимуллинны «хуҗа» уңайсыз хәлдә калдырган: «Гонорарны мәчеткә калдырта яздылар»

Җырчы Рафис Кәлимуллин Киров өлкәсенең Малмыж Сабан туенда чыгыш ясаган. Бер уеннарның берсендә ул Сабан туйны уздырырга ярдәм итүче иганәче белән очрашкан. Бу әфәндене җырчы моңа кадәр күрмәгән булса кирәк. Спонсор белән җырчы халык алдында 215 мең сум акча турында сөйләшә башлаган.

«Мин бирәсе акчаны хәзер шушында (чүлмәккә – ред.) саласың һәм мәчеткә калдырасың.

Сез аңламагансыздыр – мин Сабантуйның хуҗасы», – ди бу абзый Рафис Кәлимуллинга.

Юк, мин мондагы акчаны гына дидем, – дип аңлата җырчы.

Ә-ә-ә, шуңа күрә мин тегеннән кадәр килдем, минәйтәм, Аллааа, нинди миһерле артистлар, минәйтәм, мәчеткә калдыралар 215 мең акчаны, – ди «хуҗа».

Рафис Кәлимуллин моның белән ризалашмый һәм читкә китә. Бу күренештән мәйдан көлешергә тотына.

«Гонорарны мәчеткә калдырта яздылар. Сабантуй Киров өлкәсендә иде», – дигән сүзләр белән, Рафис Кәлимуллин шушы видеоны күрсәтте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх