На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Яшен сугып йорты янган Резилә Вахитова: «Җәй буе оныклар миндә була иде, Аллаһ саклады»

Сарман районы Сарысаз-Тәкермән авылында ялгызы гына яшәүче Резилә апа Вахитова йортына иртән-иртүк бәла ишек шакый. Иртәнге якта йортка яшен суга, һәм ул тулысы белән янып бетә.

18 июнь көнне Сарысаз-Тәкермән авылында көчле яшен булган. Сызылып-сызылып яшьнәгән. «Яшен сукканы тәрәзәдән күренде. Йортка тияр дип уйламаган да идем.

Төтен трубасыннан кердеме икән инде, белмим дә. Ул көнне күрше-тирәләрнең телевизорларына яшен суккан, миңа иң көчлесе эләкте инде», – дип сөйли башлады Резилә апа.

Бу хәл иртәнге өченче яртыларда булган. Яңгыр башланыр алдыннан Резилә апа юып куйган келәмне алып кереп куйган да ятып торган.

10 минутлап ятып тордым да «шытырт» иткән тавыш булды. Мин яңгыр явадыр дип уйлдым. Карасам, газ өстендәге почмактан ут чыгып ята иде. Мин тизрәк су сибә башладым. Өч чиләк сиптем, дүртенче чиләк белән керә аламадым инде. Сумкамны кулыма тоттым да чыгып киттем. Аннан пластик әйберләр «шап-шоп» ата башлады. Яңгыр да сибәли иде. Нишләргә белмәдем, аптыраганнан чыгып кычкырдым. Ул вакытта урамда кеше дә юк иде. Аннан күршеләр килде. Ярый, аларга күчмәде. Шифер түбә нык «шарт-шорт» килде инде, чәчрәде. Минем бер караңгы бүлмә бар иде, кайвакыт анда ятып тора идем. Ярый әле анда кермәгәнмен, – дип сөйләде йортсыз калган Резилә ханым.

Янгын сүндерүчеләр берәр сәгатьтән соң гына килеп җиткән. Анда йорт янып беткән иде инде, ди ул. Кредит акчаларына җыелган малның юкка чыгуын карап торудан башка чара калмаган. «Өйдәге бөтен әйбер кредитка алынган иде. Баланың туена да кредит алган идем. Әле дә түлисем бар. Үзем түләп барам. Пенсиядә булсам да, мин авыл мәдәният йортында идән юучы булып эшлим. Әле отпуск вакыты иде, шуңа өйдә булдым», – диде әңгәмәдәшем.

Резилә ханым бу йортны тормыш иптәше белән төзеп чыккан булган. Ул үзе тумышы белән дә шушы авылдан. Янган нигезгә гаилә 1995 елда чыккан булган. 10 ел элек Резилә ханым тормыш иптәшен җирләгән дә, 3 бала белән үзе генә калган.

1987 елда без өйләнешкән идек. Улыбыз туганда яңа йортка чыктык. Тагын 2 кызыбыз туды. Тормыш иптәшем 10 ел элек яман чирдән китеп барды. 2 ел чир белән көрәште. 3-4 ай элек кенә әнине дә җирләдем. Әти абый белән яшәп калды. Хәзер мин дә аларда. Аларның да үз яшәү тәртибе. Үз өең булмагач бер дә рәхәт түгел. Балалар, яңа йорт салыйк, диләр инде. Белмим шул, ничек булыр. Бик мәшәкатьле эш бит. Менә киләсе елда миңа 60 яшь тула, бу янгыннан соң тормышны яңадан башлаган кебек. Бәләкәй генә булса да, йортым булсын иде, – дип сөйләде ул.

Резилә ханым – 5 онык өчен дәү әни. Оныклары җәй буена аның янында кала торган булган. Бу юлы оныкларын алып калмаган булган. «Балалар ялларда Чаллыдан кайткан иде. Оныкларны алып калмаган идем бу юлы. Ярый әле калмаганнар, дим хәзер, Аллаһ саклады. Гел миндә булалар иде. Хәзер икенче әбиләрендә. Аллаһ сакласын инде», – диде Резилә Вахитова.

Резилә апаның кызы Зилә ханым сүзләренчә, йорт иминиятләштерелгән булган. Алар барлык документларны да тапшырганнар, акча күчкәнне көтәләр.

Бу – безнең туган йорт иде, без анда үстек. Күңелгә авыр. Миңа туганнан туган сеңлем хәбәр итте, алар да авылда яши. Әнигә яңа йорт салу ниятебез бар. Аллаһ бирсә, йорт булдырырбыз. Гадәттә балалар да әни янында кала иде. Бу юлы балалар иремнең авылында калган иде, – дип сөйләде ул.

Алар яңа йортны янган нигездән читтәрәк салырга ниятләп торалар. Янган йортны инде сүткәннәр, авыл халкы да ярдәм иткән. «Машина да бирделәр, улымның иптәшләре дә ярдәм итте, акчалата ярдәм итүчеләр дә булды. Рәхмәт», – диде Резилә апа.

Резилә Вахитовага ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен Ак Барс банкка бәйләнгән телефон номерын калдырабыз – 89872375086

Фото: © Социаль челтәр

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх