На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Әти-әниең намаз укуыңнан риза булмаса, нишләргә?

Раил хәзрәт Фәйзрахманов телеграм-каналында Аллаһ ризалыгы – ата-ана кулында булу турында аңлата.

Динебездә ата-анага хөрмәт күрсәтү бик зур дәрәҗә санала. Өстебездәге иң зур бурыч – Бер Аллаһка гыйбадәт кылудан соң булган гамәлебез – әти-әниебезне хөрмәтләү, аларга ярдәм итү. Шулай ук, без балаларның бер максаты – аларның ризалыгын алу булырга тиеш, чөнки Аллаһ ризалыгының нигезендә әти-әниеңнең синнән риза булуы ята.

Моңа дәлил булып, Тирмизи җыентыгында килгән сахих хәдис тора. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы – ата-ана ризалыгында, Аллаһы Тәгаләнең ачуы – ата-ана ачуында», – дип әйткән.

Шуңа күрә әти-әниебезнең ачуын чыгарудан сакланырга һәм аларга көчебездән килгәнчә ярдәм итеп, кушканнарын үтәп, тавышны күтәрмичә йомшак сөйләшеп, аларның ризалыгын алырга омтылырга кирәк. Әмма бу – бары тик хәерле, изге гамәлләрдә генә аларның сүзләрен тыңлауга һәм үтәүгә кагыла.

Әгәр дә әти-әниең: «Намаз укыма, бу гамәлеңнән мин бер дә риза түгел», – дип әйтеп куйсалар, ул вакытта, аларның ачуын чыгармыйм, ризалыгын алыйм дип, намазны калдыруың һич дөрес булмый. Чөнки Аллаһ хакы ата-ана хакыннан өстенрәк.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм дә: «Аллаһка каршы эшләрдә мәхлукка буйсыну юк», – дип әйткән (имам Әхмәд җыентыгы).

Гөнаһлы гамәлләрдә һичкемгә буйсынырга ярамый, хәтта, иң кадерле, иң якын булган әти-әниләребезгә дә. Әмма изгелекләрнең бар төрендә дә аларның ризалыгын алырга һәрчак омтылырга тиешбез, чөнки алар бездән риза булсалар, Раббыбыз да бездән риза булыр, ин шәә Аллаһ», – дип яза Раил Фәйзрахманов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх