На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Ришат Төхвәтуллин төркемендә биюче Азамат Заһиров вафат

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин төркемендә биюче егет Азамат Заһиров вафат булган. Ул туган авылы – Башкортстанның Борай авылында булган. Биюче какы ашап агуланган һәм комага киткән, кире аңына килә алмаган. Кайгылы хәбәр белән Ришат Төхвәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә уртаклашты.

«Бүген безнең йөрәкләребез авыртудан өзелә.

Коллегабыз, дустыбыз, талантлы биюче Азамат вафат. Күптән түгел ул үзенең туган ягы – Борай авылына кайтып киткән иде, анда туганнарына булышкан, бакчада эшләгән. Ул урамда какы җыйган, ә якында гына урнашкан колхоз үз кырларын төрле химикатлар белән эшкәрткән булган. Җил әлеге химикатларны төрле якка таратып, барлык үләннәр дә агулы булган.

Азамат бик каты агуланган. Берничә көн үзен начар хис иткән, температурасы күтәрелгән. Аны больницага алып киткәннәр. Табиблар соңга кадәр аның тормышы өчен көрәшкән. Без аны коткарырга тырышкан, өметләнгән, ярдәм иткән һәрбер кешегә рәхмәтле.

Азамат 2 атна комада булды, ләкин табибларның тырышлыкларына карамый, аның организмы чыдый алмаган. Ул безнең арабыздан китте.

Азамат безнең төркемебезнең йөрәге һәм горурлыгы иде. Мин белгән якты, мәрхәмәтле, самими кешеләрнең берсе. Аның таланты, энергиясе һәм җылысы безнең белән мәңге калачак. Урының оҗмахта булсын, Азамат. Барлык туганнарының, дусларының, якыннарының кайгысын уртаклашам», – дип язган Ришат Төхвәтуллин.

Җырчы Азамат белән бәйле булган җылы мизгелләр тупланган видео урнаштырган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.

ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх