На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Сәйләннән эчке кием үрүче мөслимә блогер каенанасын ничек куркыта?

Мөслимә блогер, 5 бала әнисе Эльза Зигантдинованы (Elza Zaza) каенанасы белән кызыклы видеолар төшерүче, дини чараларны оештыруда катнашучы һәм сәйләннән кечкенә сумкалар, шулай ук эчке кием үрүче буларак беләләр. Бу юлы блогер гаиләсе белән каенанасына кунакка кайткач төшерелгән видеоны тәкъдим иткән.

Гадәттәгечә, анда бер тема – тәрәзә юарга вакыт җиткәч авырга узган яки яңа бәбәйләгән килен.

  • Мөслимә блогер еш авырга узуының сәбәбен һәм ирне өйгә иртә кайтару ысулын күрсәткән, дип язган идек.

– Килен тәрәзә юарга кайтты...

– Нәрсә?

– Кояш баегач юмыйлар инде, иртәгә иртә белән юарсың.

– Бүген кич кинога барабыз да иртәгә иртүк китәбез.

– Тәрәзә ю, дип куркытсаң да була икән. Әйбәт кунаклар килгән безгә, әллә-ли, әйбәт кунаклар килгән безгә (каенана ишле гаиләнең тизрәк киткәненә сөенгәндәй итә). Син (улына) бакча казырсың, Эльза тәрәзәләр юар.

– Ярар, мин – корсаклы!

– Булды, җитте! Бала тотлыга бит инде (улының сүзен әйтә алмый торуына ишарәләп). Әйдә бар, тәрәзә ю.

– Миңа эш, тәрәзә турында әйтергә ярамый.

– Алайса корсакка узам, дип әйт тагын. Бәбекәем, үзем юам (улы өчен борчылгандай итеп).

 

Ссылка на первоисточник
наверх