На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Тун астында» тавык ите рецепты

«Тун астында» тавык итен духовкада сусыл һәм йомшак итеп пешерү ысулын тәкъдим итәм. Бу ризыкны бәйрәм өстәленә дә әзерләргә була.

10 кеше өчен ингредиентлар: 1,5 кг тавык түше, 2-3 помидор, 1 татлы борыч, 5-6 тырнак сарымсак, 250 грамм сыр (100 грамм эчлеккә, 150 грамм өстенә сибәргә), 1 стакан он, 6-7 аш кашыгы майонез, 2 чәй кашыгы горчица, яшеллек (укроп, петрушка, яшел суган), тоз, борыч, ит өчен тәмләткечләр, кыздыру өчен – үсемлек мае.

Тавык түшен 1-1,5 см калынлыкта кисәргә, һәр кисәккә тоз, борыч, тәмләткечләр сибәргә, җиңелчә тәпәләргә. Аннары ике ягын да онда әвәләргә.

Табага үсемлек мае салырга, итне алтынсу төскә кергәнче кыздырып алырга.

Помидорны һәм борычны вак итеп шакмаклап турарга, яшеллекне турарга, сарымсакны сытарга, сырны эре угычтан уарга, горчица һәм майонез салып болгатырга.

Табага пергамент кәгазе җәяргә, тавык түшләрен тезәргә, һәрберсенең өстенә яшелчәдән «тун» ясарга, аннары калган сырны өсләренә сибәргә.

«Тун астында» тавык итен 200 градуска кадәр кызган духовкада 15-20 минут пешерергә. Өстендәге сыр эрергә һәм кызарып китәргә тиеш.

Тәмле булсын!

 

Ссылка на первоисточник
наверх