На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Куркыныч авырулар ачыкланган очракта машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыгарылачак

Россиядә 2027 елның 1 мартыннан яңа закон үз көченә керәчәк. Аның буенча, куркыныч авырулар, шул исәптән психик тайпылышлар ачыкланган очракта, гражданнарның машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта мониторинг системасы булдырыла, ул медицина мәгълүмат базаларын Эчке эшләр министрлыгы базалары белән берләштерә.

«Бу практикада ничек эшләячәк? Мәсәлән, кешенең 2 ел дәвамында машина йөртү хокукы бар, ул машина йөртә. Әмма ул психик авыру белән авырый башлый, һәм бу – машина йөртү өчен каршы күрсәтмә булып тора да инде», – дип аңлата сәясәтче.

Аның сүзләренчә, каршы күрсәтмәләр ачыкланган очракта, система шунда ук Эчке эшләр министрлыгына сигнал җибәрә һәм машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыгарыла. Анда диагноз язылмый, бары тик кешенең таныклыгын алу өчен медицина күрсәтмәсе бар, дип күрсәтеләчәк, ди Леонов.

«Элек кеше таныклыкның гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы машина йөртү хокукына ия иде, хәтта медицина буенча каршы күрсәтмәләре барлыкка килгән очракта да», – дип аңлаткан ул.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх