На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

24 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

Пенсиягә чыгу датасын билгеләү тәртибе

Россиядә пенсиягә чыгу датасы закон тарафыннан төгәл билгеләнгән. Аның өчен төп критерий – билгеле бер яшькә җитү. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин сөйләде, дип яза «Российская газета» сайты.

Депутат аңлатканча, пенсиягә чыгу датасын исәпләгәндә, туган елны да, лаеклы ялга вакытыннан алдарак чыгарга мөмкинлек бирә торган ташламалы стаж булуын да исәпкә алырга кирәк.

Пенсиягә чыгуның төгәл датасын «Дәүләт хезмәтләре» порталында рәсми калькулятор ярдәмендә яки яшәү урыны буенча Социаль фондның клиент хезмәте белгечләре ярдәмендә белеп була, дип аңлатты ул.

Шулай ук ул, пенсиягә алданрак чыгу хокукы бирә торган һөнәрләргә, социаль статуска һәм гражданнарның аерым категорияләренә дә игътибар бирде.

Аерым алганда, катлаулы яки куркыныч шартларда, мәсәлән, җир асты эшләрендә яки кайнар цехларда хезмәт иткән кешеләр турында сүз бара.

Моннан тыш, күп балалы әниләр, тумыштан инвалид балаларын караган опекуннар һәм башка кайбер категорияләр ташламага хокуклы.

Депутат гражданнарны үз хокукларын актив кулланырга, Социаль фондка мөрәҗәгать итәр өчен документларны ярты ел, хәтта бер ел алдан әзерли башларга киңәш итә, бу – барлык тиешле түләүләрне үз вакытында рәсмиләштерергә булыша.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх