«Kaзан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы кысаларында оештырылган «Russia Halal Expo 2024» күргәзмәсе белән танышучылар арасында ут күрше Башкортстаннан килгән дин әһелләре дә ифрат күп иде.
БР Борай районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы, «Борай фермеры» кибетләр челтәре хуҗасы Рамил хәзрәт Зарипов белән форум турында сөйләшеп алдык.
«Авыл хуҗалыгы һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм, дин кардәшләрне сыйфатлы экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итүне төп максат итеп куябыз. Без бик шатбыз мондый чараларга чакыруларына. Хәләл юнәлеше үсеше — мөселманнарның тормышын шактый җиңеләйтә. 20-30 ел элек хәләл колбасаны табу авыр иде, ә хәзер бик күп. Бер 10 ел элек зур шәһәрләрдә дә бик аз иде хәләл меню тәкъдим иткән кафелар, ә әлегесе көнне адым саен», — диде ул «Интертат» журналистына.
Әйткәндәй, Рамил хәзрәт җирне дә үзләре эшкәртүләрен, терлекчелек белән дә шөгыльләнүләрен һәм җитештерүне дә үзләре үк башкаруларын әйтте.
✍️📹: Юлай Низаев
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии