Татар халкында юкка гына «Китап – белем чишмәсе» дип әйтмиләр. Тик, кызганыч, бүгенге көндә укучылар арасында китапны кулга алып, аның исен тоеп укуга караганда, китапларның электрон вариантын уку актуальрәк. Моңа карамастан, кәгазь китаплар үз укучыларын табалар.Бу хакта Татарстан китап нәшриятында эшләүче Миләүшә Фәрхетдинова сөйләде.
Миләүшә апа, ничәнче елдан бирле китаплар сатасыз? Бу ничек башланып китте? Моңа кадәр нинди эштә эшли идегез?
Татарстан китап нәшриятында өченче елымны эшлим. Аңа кадәр 4 елга якын бизәнгечләр кибетендә эшләдем. Мин – патриот, шуңа татар мохите миңа бик якын.
Сездән татарча китап алучылар кемнәр ул? Күбрәк ничә яшьтәгеләр, хатын-кызлар яисә ир-атлармы китапларны күбрәк ала?
Китап алучылар арасында төрле яшь категориясе вәкилләре бар. Күбрәк өлкәнрәкләр ала. Хатын-кызлар – матур әдәбият, шигырьләр, ир-атлар исә фәнни-популяр басмаларга, тарихи китапларга өстенлек бирә. Балалар китаплары бик популяр. «Оныгым татарча бик белеп бетерми, татарча балалар китаплары тәкъдим итегез әле, укысын, өйрәнсен»,– дип мөрәҗәгать итүче әби-бабайлар күп.
«Китап сезоны» дип атарлык, күп китап ала торган вакыт бармы?
Татарстан китап нәшриятының кибетләре берничә адреста урнашкан. «Татмедиа» бинасында, Бауман урамында. Ике адреста да эшләгәнем булды. Бауманда туристлар бик күп, җәй айларында бигрәк тә. Чит илләрдә, Рәсәйнең төрле шәһәрләрендә яшәүче татарлар яисә башка милләт кешеләре татар китапларын алулары шатландыра. Туристлар татар халык әкиятләренә, татар халык ашларына, Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең китапларына өстенлек бирәләр. Мәсәлән, Тукайның 15 телдә чыккан «Шүрәле» китабы бик популяр. «Татмедиа»да исә бераз башкарак мохит, күбрәк балалар китапларына өстенлек бирәләр. Бу елны Башкортстанда уза торган «Китап – бәйрәм» ярминкәсенә бардым. Татар китапларын сагынып көтеп алалар. Мине бу бик шатландыра.
Татарча китаплар алу урыслар арасында таралганмы, яисә аларны татарлар гына аламы?
Әлбәттә, татар китапларын күбрәк татарлар ала. Башка милләт кешеләре дә, татар телен өйрәнү максатыннан, сүзлекләр алгалый.
Балаларга нинди китаплар алалар? Китапларда нинди рәсем бизәкләре популяр?
Кечкенәрәк балаларга татарча музыкаль китаплар бик ошый. Татар халык әкиятләре актуальлеген беркайчан югалтмый. Рәсем бизәге китапның темасына карап, драма булса – хатын-кыз, пар рәсеме, татар халкы белән бәйле китап булса – милли бизәкләр, мәсәлән.
Яшьләр китап укыймы? Алар күбрәк кайсы авторларның китапларын алалар? Һәм гомумән, бүгенге көндә кайсы авторлар аеруча популяр?
Яшьләр китап артыннан агыла дип әйтә алмыйм, ләкин берничә яшь кыз, егет кибеткә еш киләләр. Татарча чиста, матур, әдәби телдә сөйләшәләр. Яңа китапларны алып торалар. Матур әдәбияттан – Нәбирә Гиматдинова, Зифа Кадырова, Гөлсинә Галимуллина һәм башкалар. Татар классик язучылары популярлыкны беркайчан югалтмас.
Бөтен кеше сорап кергән, әмма кибеттә булмаган китап нинди?
Андый китаплар бар инде ул. Мәсәлән, иллюстрацияле татарча-русча сүзлек тиз арада сатылып бетте, сорап килүчеләр һаман да байтак. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»е шул рәттә. Саный башласаң, байтак инде алар. Китап чыгару 1-2 көнлек эш түгел, халык сораган китаплар, әкренләп, кабат-кабат чыгып бара.
Ә шәхсән үзегез китаплар укырга яратасызмы? Яраткан авторыгыз кем?
Мәктәптә укыганда китап укырга бик ярата идем. Уку йортына кергәч, сирәгрәк укый башладым. Беләсезме, кайсыдыр автор ошый, ошамый дип фикер йөртергә хакым юк. Бөтен автор да үз укучысын таба.
Яңа ел бәйрәмнәренә бүләккә китап алучылар күп булдымы?
Китап – яхшы бүләк! Яңа елга бүләккә алучылар байтак булды.
«Видео, фото рецептлар төшерү, постлар язу – җаныма рәхәтлек бирә»
Сез үз блогыгызны да актив алып барасыз, вакытны ничек җиткерәсез?
Мин блогны берничә ел алып барам инде. Өч социаль челтәрендә кайнашам. Ошый миңа, аудитория белән аралашу, киңәшләшү. Видео, фото рецептлар төшерү, постлар язу җаныма рәхәтлек бирә.
Блог – ул шулай ук эш, 2 эштә эшләп, гаиләгезгә вакыт каламы? Ирегез 2 эштә эшләвегезгә каршы түгелме?
Әйе, чыннан да, блог – ул зур эш. Кызганыч, кайбер кеше аңлап бетерми моны. Бүгенге көндә блогерлар күп, шуңа аудиторияне җыярга җиңел түгел. Аудиторияне җыеп кына түгел, алар белән уртак тел дә таба белергә кирәк. Кайбер вакыт каналымда китапларга күзәтү ясыйм. Эшемә шактый язылучым килде инде. Эшләрем бер-берсенә комачау итми, киресенчә, бер-берсенә күпмедер дәрәҗәдә файдалы булып торалар. Ирем миңа һәрвакыт ярдәм итеп тора, яңа идеяләр әйтә. Блог алып баруда әти-әнием, апам шулай ук зур терәк. Үземнең рецептларымнан тыш, әнием пешергән рецептлар белән дә бүлешәм. Китаплар, блог алып бару – икесе дә иҗади эшләр. Бер-берсен тулыландырып кына торалар.
Свежие комментарии