На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Дүрт балалы ана өч яшьлек баласын үтергәнче кыйнаган

Дагыстан хастаханәсендә әнисе кыйнаганнан соң комага киткән өч яшьлек кыз үлгән. Кыз табибларның тырышлыгына карамастан реанимациядә вафат булган. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр, ди яза LIFE сайты.

Фаҗига быелның 20 мартында була — Каспийскида яшәүче хатын үз кызын кыйный, кызны бик авыр хәлдә хастаханәгә китерәләр, аны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү җиһазына тоташтыралар.

Әнисенә карата аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен җинаять эше кузгатыла.

Республика прокуратурасында әйтүләренчә, шикләнелүченең барысы дүрт баласы бар, алар аның һәм аның рәсми никахта булмаган ире белән бергә арендага алынган фатирда яшәгән. Дагыстанда Бала хокуклары буенча омбудсмен Марина Ежова хатын-кызның калган балалары опекага башка гаиләгә тапшырылды, дип хәбәр иткән.

Ссылка на первоисточник
наверх