На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Айдар Галимовның олы кызы белән кияве ун елдан соң кабат туй ясаган

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның олы кызы Гүзәл белән кияве Артур кургаш (алсу) туйларын яки гаилә коруларына 10 ел булуын кабат туй ясап бәйрәм иткән. Бу матур гаиләнең 2 кызы үсеп килә.

Туй мәҗлесе матур ресторанда уза. Айдар Галимов кызын кочаклап җырлый, аннары кияве кулына тапшыра.

Күпсанлы кунаклар арасында Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев та булган.

«Әй Айдар, яратам да шушы сөйкемле, мөлаем кызыңны. Бәхетле булсын икесе дә!» – дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова.

«Йөрәк» билгеләре калдырган Гөлназ Сәфәровага: «Гөлназ, 10 елдан соң сине дә искә алдык, шундый матур итеп үткәргән идең. Бик тиз үтә гомер, шулай да матур мизгелләр, матур кешеләр, матур эшләр хәтердә кала», – дип җавап язган Айдар Галимов.

«10 ел бергә яшәгәч, аннары тагын бер туй уздыралармени хәзер? Ишеткән, күргән юк иде», – дип аптыраган берәү.

«Туй ук булмаса да, үзенә күрә бер мәҗлес оештырганнар. Акчасы булган кешегә нигә үткәрмәскә?» – дип җавап язган икенчесе.

 

Ссылка на первоисточник
наверх