На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Чаллыда мәктәпкә ут төрткән баланың әнисен җаваплылыкка тартканнар

Чаллыда бер бала мәктәбенә ут төркән. 10 яшьлек бала моңа кадәр дә аерым исәптә торган булган.

Беренчел мәгълүмат буенча, өченче сыйныфта укучы бала укытучы белән чыккан конфликт аркасында бинага ут төрткән.

Укучының әнисе «Балигъ булмаганнарның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләре балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү» маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Янгынны мәктәп директоры сүндергән. Бина янында төтен күрүгә, ул янгын сүндерүчеләрне чакырырга кушкан. Алар килгәнче, ялкынны үзе сүндергән. Балаларны һәм персоналны эвакуацияләү кирәк булмаган.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх