На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

Кабат массакүләм дроннар һөҗүме: 14 төбәккә 123 пилотсыз очкыч җибәргәннәр

Бүген төнлә берничә дулкын белән дроннар һөҗүме булды. Оборона министрлыгы 14 төбәктә 123 дрон юкка чыгарылуы турында хәбәр итә. Бүген төнлә һәм иртән Казан, Түбән Кама аэропортлары ябылып торды. Казан һава аланына Берләшкән Гарәп әмирлекләреннән очып килергә тиешле ике рейс Самара һәм Уфага җибәрелгән.

— Төн уртасында Рязаньдагы нефть заводын һәм ТЭЦка һөҗүм иткәннәр. Һөҗүм вакытында шәхси йортка ут капкан. Бу хакта губернатор Павел Малков хәбәр итте.

Газета.Ру нефть эшкәртү заводы тирәсендә янгын турында яза.

— Мәскәү өлкәсендәге Подольск, Щелково, Раменское, Коломнога һәм Мәскәүнең үзенә һөҗүм булган.

— Иртәнге дүрттә Саратов өлкәсенә 17 дрон һөҗүм иткән.

— Воронже өлкәсендә бәреп төшерелгән дрон күп катлы йортка төшкән. Тәрәзә пыялалары ватылган.

— Брянск (37), Курск (17), Ростов (7), Белгород (6) Орел (2), Липец (2), Ленинград (2) өлкәләренә һәм Кырымга да дроннар һөҗүме булган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх