Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Удмуртиядә «Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары-якташларыбыз: белешмә басма» дип исемләнгән китап дөнья күрде. Анда биографияләре Удмуртия белән бәйле булган 104 Советлар Союзы Герое, 12 Россия Герое, 21 Дан орденының тулы кавалерының батырлыгы тасвирланган, фотографияләр, биографик мәгълүматлар, аерым сугышчан эпизодлар тәкъдим ителгән.
Әлеге каһарман шәхесләр арасында якташыбыз, Россия Герое Ренат Мөнир улы Акберов та бар.Соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Удмуртиядә 1 452 914 кеше исәпләнә. Шуларның 67964е – татарлар. Шушы милләттәшләребез арасында республикабызда гына түгел, ил күләмендә танылган, дан яулаган шәхесләр булу күңелдә чиксез горурлык, аңлатып бирә алмаслык шатлык хисләре уята. Мондый шәхесләр үзләренең генә түгел, милләтебезнең данын, хөрмәтен үстерә. Бу мәкаләнең герое Ренат Мөнир улы Акберов – нәкъ шундыйлардан.
Ренат Акберов 1983 елда Ижау шәһәрендә туып, 20 нче мәктәптә белем алган. 2005 елда Сызрань югары хәрби авиация очучылар училищесын тәмамлаган. Беренче класслы очучы, Ка-52 ВКС разведка-һөҗүм вертолетлары эскадрильясы командиры, гвардия подполковнигы.
Сириядәге хәрби операциядә катнашкан, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итә.
2023 елның җәендә Запорожье өлкәсендә беренче класслы очучы подполковник Ренат Акберов командалыгындагы «Аллигаторлар» эскадрильясы дошманның һөҗүмен кире кагу вакытында безнең пехотага ярдәмгә килгән. Башта бронетехниканы «Вихрь-1» ракеталары белән утка тоталар, аннары пушкалардан ата башлыйлар. Моның нәтиҗәсендә күпсанлы «Абрамс»лар, «Леопард»лар, «Брэдли» һәм башка техникалар катыргы тартмалар кебек яна.
Ватанны һәм Россия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен саклауда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, 2024 елның 9 декабрендә гвардия подполковнигы Ренат Мөнир улы Акберов Россия Федерациясе Герое исеменә лаек була.«Хәрби очучыны әзерләү – дистәләгән, йөзләгән белгечнең зур хезмәте»
Ренат Акберов журналистлар белән бер әңгәмәсендә: «Безнең вертолетларны, кулланыла торган коралларны модернизацияләү соңгы елларда бик алга китте. Машиналар маневрлырак, тизрәк, төгәлрәк була бара, агрегатлар һәм узеллар әзерләгәндә, яңа технологияләр һәм заманча материаллар кулланыла. Украина хәрби-диңгез көчләренең экипажсыз катерларын юк итү җиңеләя. Дөрес, алар да бер урында тормыйлар.
Махсус хәрби операция авиация инженерлары һәм очучылар өчен зур сынау булды. Шулай ук ул вертолетларны һәм йөзләгән хәрби очучының осталыгын камилләштерүгә зур этәргеч ясады. Очучылар арасында әле кичә генә парта артында утырган һава-космик көчләренең яшь офицерлары да күп», – ди.
Ул үзе 20 ел элек Сызрань югары хәрби авиация очучылар училищесын тәмамлаган. Бу уку йортына теләге булган һәр абитуриент керә алмый, училищега сайлап алу бик катгый. Белемле, сәламәтлекнең һәм биографиянең яхшы булуы мөһим. Хәрби очучыны әзерләү – дистәләгән, йөзләгән белгечнең зур хезмәте. Бу – «тимер кошлар» буенча инженер һәм җитештерү коллективын исәпкә алмаганда...
Ә барысы да, барлык хәрби училищелардагы кебек үк, иң гади төшенчәләрне өйрәнүдән, командирларның боерыкларын төгәл үтәүдән, үз-үзең өстендә эшләүдән башлана. Моңа кадәр үз иркендә йөргән, төрле тәрбиядә үскән, төрле холыклы яшьләрне хәрби уку йортында хәрби киемне тәртиптә тотарга, бер сафта йөрергә, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтәләр, ахыр чиктә, алган белем, төгәллек, игътибарлылык күп тонналы машинаны күккә күтәрергә ярдәм итә.
Очу осталыгына укыту алымнарын Ренат Мөнир улы ишетеп кенә белми. Сызрань хәрби училищесын тәмамлагач, иң яхшы чыгарылыш укучыларының берсе буларак, аны очучы-инструктор итеп билгелиләр. Үзенең белемнәрен һәм күнекмәләрен булачак очучыларның берничә буынына тапшыра ул.
Ә аннары инде Төньяк Кавказга хезмәткә җибәрелгәч, күп нәрсәгә яңадан үзенә өйрәнергә туры килә. Тау арасында очу – аеруча куркыныч. Барысын да – рельеф үзенчәлекләрен, һава торышын, аска һәм өскә таба агымнарын, машинаның теге яки бу ситуациядә үзен ничек тотачагын алдан күрә белергә, дошманны бәреп төшерү һәм күчмә зенит ракета комплексы һөҗүменнән вакытында китү өчен нишләргә икәнен алдан уйларга кирәк. Бу күнекмәләр Сириядә, ә аннары махсус хәрби операция барышында да кирәк була.
«Барлык бурычларны намус белән, лаеклы итеп үтәүне дәвам итәчәкбез»
Ренат Мөнир улының сугышчан уңышларын, казанышларын Ватаныбыз тиешенчә бәяләгән. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән шәхси батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, ул «Батырлык өчен» медале, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән. Ә 2024 елның 9 декабрендә, Ватан Геройлары көнендә – Ка-52 «Аллигатор» вертолетлары эскадрильясы командиры Ренат Мөнир улы Акберовка «Алтын Йолдыз» медале тапшырылган.
«Минем өчен бу залда бөек Ватаныбызның шул кадәр күп лаеклы уллары арасында булу – зур мәртәбә. Сезне ышандырып әйтәсем килә, без алдыбызга куелган барлык бурычларны намус белән лаеклы итеп үтәүне дәвам итәчәкбез», – дип чыгыш ясый ул Мәскәүнең Зур Кремль сараеның Георгий залында.
Россия Президенты Владимир Путин Ренат Акберов күкрәгенә «Алтын Йолдыз» медален беркетә. Ул Россия Президентына сугышчан казанышларын югары бәяләгәне өчен рәхмәт белдерә.
Әти-әнинең ихлас күңелдән укылган хәер-догасы мең бәладән саклавын һәм яклавын да һәммәбез яхшы беләбез.
Шуларны искә алып, әлеге мәкаләне язганда, Ренатның әнисенә мөрәҗәгать иттем. Максатым – язмам герое турында күбрәк белү.
«Ренат үтә дә мөстәкыйль, җаваплы, төгәл бала булды»
Рима ханым, улыгыз Ренат белән соңгы тапкыр кайчан күрешкән идегез?
Ял күргәне юк аның. Россия Герое исеме бирелү хөрмәтенә, ниһаять, отпуск бирелде һәм гыйнварда Ижауда булып китте. Туганнарыбыз белән очрашты, үзе укыган 20 нче мәктәптә булды. Вакыт шундый тиз узып китте, күргән кебек тә булмадык.
Сез үзегез дә тумышыгыз белән Ижауданмы?
Без тормыш иптәшем белән бер авылдан – Саба районы Явлаштау авылыннан. Ижауда иремнең апасы тора иде, армиядән соң ул да монда килеп урнашты. Кияүгә чыккач, мин дә бирегә күчеп, гаилә учагын биредә кабызып җибәрдек.
Шундый батыр ул тәрбияләү өчен гаиләдә нинди мохит кирәк? Ренатның балачагы турында сөйләп үтегез әле.
Ренат – безнең бердәнбер улыбыз. Шулай булса да, Ренат үтә дә мөстәкыйль, җаваплы, төгәл бала булды. Бик тиз теле ачылып, сөйләшә башлады. Кечкенәдән ачык, мөлаем, тыныч бала булды, барысы белән әллә кайдан ачык итеп исәнләшә иде. Шигырьләр ятлап сөйләргә яратты, кызыксынучан булды.
Үсә төшкәч, бик тиз кул арасына керде. Өйдәге эшләрдә булышты. Аның җаваплылыгына куелган эшләр билгеләнгән иде. Ул аларны мин кайтуга вакытында башкарып куйды. Бераз үсә төшкәч, кушмыйча да, тиешле эшне үзе белеп башкарды. Язын бакчада җир казырга булышты. Бервакыт бакчага баргач, күршебез миннән: «Трактор кайчан килә?» – дип сорады. «Нинди трактор? Мин трактор чакырмадым!» – дип җавап бирдем гаҗәпләнеп. «Улың турында әйтүем, трактор кебек эшли бит ул. Менә дигән итеп бөтен эшеңне башкара!» – дигән иде күршем.
«Мәктәпкә документларын үзе генә илтеп тапшырды»
Кечкенәдән шундый чиста-пөхтә, әйберләргә сакчыл булды, аның бар әйбере тәртиптә. Аңа уку да җиңел бирелде. Башлангыч классларны 17 нче мәктәптә укыды. Аннан соң, фатирны алыштыру сәбәпле, 20 нче мәктәпкә күчерергә туры килде. Хәтта анда урнашканда да, мин эштән китә алмау сәбәпле, документларын үзе генә илтеп тапшырды. Хәзер, әлбәттә, тормыш икенче, ата-анасыз алай кабул итмәсләр иде.
Беренче көнне үк аның математика фәненнән әйбәт укыганын күреп, математика сыйныфына күчергәннәр, көчле «А» классына. Аны да күпмедер вакыт үткәч кенә белдем. Тешен дәваларга да, авырып китсә дә, поликлиникага үзе йөри иде ул.
Нинди түгәрәкләргә йөрде? Нәрсәләр белән кызыксынды?
17 нче мәктәптә укыганда, инглиз теле буенча түгәрәккә йөрде. Инглиз телен яхшы белүе, сүзләрне чиста, дөрес әйтүе Сызраньда укыганда ярдәм итте. Инглиз телендә авиоэлемтә өчен текстларны аннан укытып яздырганнары да бар.
Шөгыльләренә килгәндә, музыка мәктәбендә баян буенча укыды. Тормыш иптәшем ягыннан туганнарым җырларга-биергә осталар. Бәйрәмнәр, Сабантуйлар аларның чыгышларыннан башка үтмәде. Ренатка иҗади сәләт алардан күчкәндер. Улымның әтисенең баяны бар иде. Әле күптән түгел Ренат миңа шушы баян турында искә төшереп: «Минем ул баянга утырып, таудан шуган булды», – дип сөйләде. Икенче сыйныф укучысы өчен бик авыр иде ул баян, шуны күтәреп, дәресләргә йөрде. Күтәреп йөрергә кыен булса да, уйнарга өйрәнде. Спорт белән бәйле чараларда бик теләп катнашты, театр түгәрәгенә, футболга йөрде, катлаулы математик мәсьәләләр чишәргә яратты. Андый кызыксынуы булгач, мин дә төрле математик биремнәр белән китаплар ала идем. Тормышка математик караш, төгәллек, алдан уйлап эш итү аның һөнәри уңышларына ярдәм иткәндер дип уйлыйм.
«Аңа хәрби һөнәрләр ошый иде»
Ник Сызрань югары хәрби авиация очучылар училищесын сайлады?
Югары сыйныфларда ул Ижау Милиция мәктәбенә (халык телендә «Антоновка» дип йөртелде) керү теләге белән янды. Күңелем белән улымның холкына полиция белән бәйле һөнәр туры килмәвен аңлый идем.Соңрак аның бу һөнәргә карашы үзгәрде. Анда бармаска булды. Аллаһ ярдәм иткәндер инде менә шулай. Ә хәрби һөнәрләр аңа ошый иде. Сызраньдагы хәрби училищега кереп карамакчы булды һәм теләгенә иреште.
Ренатка Россия Герое исеме бирелүне ничек кабул иттегез?
Әлбәттә, сөенеп, горурланып кабул иттем! Бүләккә лаек булуы турында алдан хәбәр итмәде. Сюрприз ясамакчы булган. Әмма миңа оныклар хәбәр итеп өлгерде.
Бүләк тапшыру тантанасы булганнан соң, телевизор экраннарыннан карап, туганнар, дуслар, танышлар, әллә кайчаннан бирле аралашмаган сыйныфташлар, группадашлар, авылдашлар шалтыратып, котлый башладылар. Берничә көн телефоным тынып тормады. Ашарга да пешерә алмыйча, җавап биреп утырдым.
Әни кеше өчен мондый вакыйга зур сөенеч, горурлык инде ул.
Әйе, мин бик сөенәм. Шушы уңайдан улымның һөнәри үсешенә өлеш керткән командирларына, хезмәттәшләренә, укытучыларына, гаиләсенә, туганнарыбызга чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Шулай ук илебез тынычлыгы өчен армый-талмый көч куючы барлык хәрби хезмәт ияләрен, яугирләребезне Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын. Алар өчен мин һәрвакыт изге догада. Хәрби операция тәмамланып, газиз улларыбызның исән-имин туган якларына кайтулары һәрберебез өчен бүләк булыр иде.
«Ренат – яшь буын өчен чын үрнәк шәхес!»
Әлеге язманы әзерләгәндә, Ренат укыган 20 нче мәктәпкә шалтыратып, укытучылар белән дә аралаштык.
Мәктәпнең директор урынбасары Людмила Сухих:
Мин Ренатлар сыйныфында инглиз теле укыттым. Бик актив, җитез, тере малай иде ул. Әйбәт укыды, хәтере яхшы иде. Гомумән, аларның сыйныфында төрле яклап сәләтле балалар күп иде. Ренат дәресләрдән тыш чараларда да бик теләп, актив катнашты, театрда уйнады.
Чыгарылыш сыйныфында ул вертолетчы булырга әзерләнде. Күп кенә укучылар бик яхшы укысалар да, үзләренең кайда барачакларын, кем булырга теләүләрен белмиләр. Ә аның ныклы максаты булуы, киләчәген ачык күзаллавы бик сокландырды. Монда аның әнисенең өлеше зур. Улына булган игътибары, яратуы, юл күрсәтеп, төпле киңәшләрен биреп торуы юлын яктыртучы маякка тиң.
Ренатның Россия Герое исеменә лаек булуы – безнең 20 нче мәктәп өчен дә зур горурлык. Күпме еллар үткәннән соң без Ренат белән күрештек – быел гыйнвар аенда ул безнең мәктәпкә очрашуга килде. Югары сыйныф укучылары белән ачык дәрес оештырылды.
Ике дистә ел эчендә Ренат бик үскән: фикерләре төпле, төгәл, зур интеллектлы, илебезнең чын патриот шәхесенә әверелгән. Укучыларның сорауларына шундый акыллы, матур итеп җавап бирде. Аңа карап, укучыларыбызның күзләре янды. Очрашуда ул үзенең хезмәте турында сөйләде. Бүгенге көндә сынау алдында торган югары сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда киңәшләрен бирде. Россия Героеннан: «20 нче мәктәп миңа белем биреп кенә калмады, кеше булып үсәргә, тормышта югалмаска ярдәм итте. Укытучыларыма, бигрәк тә сыйныф җитәкчесе Лилия Алексеевна Воловага зур рәхмәтемне җиткерәсем килә», – дигән сүзләрне ишетү бик күңелле иде. Ренат – яшь буын өчен чын үрнәк шәхес! Без аны киләчәктә дә очрашуларга чакырдык. Аның чираттагы ялга кайтуын түземсезлек белән көтәбез, – дип сөйләде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии