На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Илнат Фәрхуллинның туй көне билгеле

Татар эстрадасынданы буйдак егетләр исеме бер егеткә кимеде.

Илнат Фәрхуллин кәләше Регинага узган елның ноябрь аенда тәкъдим ясаган иде. Кичә, 3 ноябрьдә, Казанда Регина белән Илнатның никах туйлары узды.

Регина сүзләренчә, никах «Иман нуры» мәчетенә үткән. Никахны Әхмәт хәзрәт Сабиров укыган. Мәҗлестә кәләш белән кияүнең әти-әниләре һәм бертуганнары гына булган.

«Никахыбызны зур итеп уздырмадык. Туйны исә зурлап үткәрергә планлаштырабыз», – ди кәләш.

Туй җәй көне үтәчәк. Мәҗлеснең датасы билгеле булса да, Регинаның әлегә бу хакта әйтәсе килмәде. «Дата да сайланды, алып баручы да билгеле», – ди ул. Чыгымнарны исә әле кәләш белән кияү санамаган. «Бар чыгымнарны Илнат каплаячак», – ди Регина.

Яшьләрне ихластан котлыйбыз!

 

Ссылка на первоисточник
наверх