На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Җырчы Гөлүс Хәбибрахмановтан лагман рецепты

Татар эстрадасы җырчысы Гөлүс Хәбибрахманов социаль челтәрдәге сәхифәләрендә үзе әзерләргә яраткан ризык рецептлары белән бүлешеп тора. Бу юлы ул лагман пешергән.

Ингредиентлар: ит, суган, кишер, татлы борыч, кузаклы фасоль, томат пастасы, тәмләткечләр, лагман махсус токмач, үсемлек мае.

Итне шакмаклап турарга, үсемлек маенда кыздырырга, шулай ук суган, кишер, кызыл борычны да кыздырып алырга һәм су өстәп сүрән утта пешерергә.

Бераздан тоз, ачы һәм кара борыч, томат пастасы салып болгатырга. Ит пешеп чыгар алдыннан гына кузаклы фасольне дә өстәргә.

Яшелчәләр белән ит әзер булганчы суда токмач пешерергә. Аны саркытырга һәм үсемлек мае салып болгатып алырга.

Табынга биргәндә токмач өстенә ит белән яшелчәләрне, шулай ук яшел суган да турап салырга була.

Тәмле булсын!

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх