На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

Дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә 19 йортка зыян килгән

Украина дроннары Волгоград, Белгород, Ростов өлкәләрен һәм Краснодар краена һөҗүм итте. Ростов, Краснодар төбәкләрендә 19 йортка зыян килгән. Һава һөҗүменнән саклану көчләре 36 пилотсыз очкычны бәреп төшерүен хәбәр итә.

Дроннарның яртысы Ростов өлкәсендә юк ителгән. Ростовта 14 күп катлы йортка зыян килгән, дип хәбәр итә губернатор вазифаларын башкаручы Юрий Слюсарь.

Йортларның тәрәзәләренә, фасадларына зыян килгән, ишегалдында торган машиналар ватылган. Берничә йорттан кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Урамга чыккан кешеләрне җылытыр өчен автобуслар китергәннәр. Тән җәрәхәтләре алучылар юк.

Ростов өлкәсенең Чертково бистәсе янындагы нефть насос станциясенә дә һөҗүм булган. Административ биналарга зыян килгән.

Краснодар краеның Славянск районында биш йортның түбәсенә зыян килгән, тәрәзәләре ватылган, ут өзелгән. Край җитәкчесе Вениамин Кондратьев әйтүенчә, һәлак булучылар юк.

Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров әйтүенчә, Кумылжен районындагы нефть эшкәртү станциясенә һөҗүм булган. Заводка зыян килмәгән, дип яза ул. Янгын чыкмаган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх