На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ришвәт алуда гаепләнгән медколледж директоры турында: «Ни чәчсәң - шуны урырсың»

Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы көрәш идарәсе уздырган матбугат конференциясендә Казан медицина колледжы директоры Зөһрә Хисаметдинова эше шәрехләнде. Ришвәт белән эләккән директор хәзер 123 җинаять эпизодында гаепләнә.

Идарә рәисенең урынбасары Рөстәм Гаязов медицина өлкәсендәге ришвәтчелек турында сөйләгәндә, бу эшне мисал итеп китерде.

«Медицина хезмәткәрләре башта ук коррупцион системага эләгә – алар хәтта үзләренең укулары өчен дә түләргә тиеш. Казан медицина колледжы директоры акча биргән абитуриентларга, имтихан нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, бюджет бүлегенә укырга керергә вәгъдә иткән. Ата-аналар, билгеле, түләгән. Аннары нәрсә? Аннары – имтиханнар, зачетлар өчен алга таба түлисе. Болар барысы да – ата-аналар кесәсеннән.

Белгечлек алгач, медик бу акчаларны кире кайтарырга тели. Барысы да түгел, билгеле, әмма андый очраклар булуы мөмкин. Менә шулай коррупцион система башлана. Кем әйтмешли, ни чәчсәң – шуны урырсың», – ди ул.

64 яшьлек Зөһрә Хисаметдинова 2023 елның августында 4 студенттан 250 мең сум ришвәт алуда гаепләнеп тоткарланды. Тентү вакытында анда 17,5 миллион сум акча табылды. Тикшерү барышында ришвәт алулар саны 123 булган дип фаразлана – барлыгы алтмыштан артык студент ришвәт биргән дип фаразлана. Ришвәт алудан тыш ул «Демографи» илкүләм проекты буенча бирелгән акчаларны үзләштерүдә гаепләнә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх