На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

— Раил абыйны сездән дә яхшырак белүче юктыр, Эльмира апа…

— Раил эмоциональ, кабынып китүчән. Мин аңа караганда тынычрак...

— Сәхнә кешесе түгел мин. Раил белән холыкларыбыз аерыла, төрле кешеләр без. Төрле булганга бергә яшибез дә. Икебез дә бер елгы. Раил миннән өч айга яшьрәк.

Раил дулый, мин су сибәм.
Ул бик тә талантлы, миндә идеяләр ташып тора. Ә яшьлектә инде давылы да купты. Олыгайган саен бер-береңне күбрәк аңлыйсың, бер дулкында яшисең. Театрга мөнәсәбәтем бер яклы гына түгел, чөнки Раил гел өйдә юк иде. Ул йә эштә, йә гастрольләрдә…

Мин күбрәк өй кешесе, ныклы терәк, таянырдай кешең булса икән, дип ялгыз калып уйланып утырган вакытлар булды.

Мәрхүм каенанам: «Син кайгырма, ул олыгайгач гаиләгә кайта», — дигән иде. «Кайта» дигәндә, вакытын күбрәк гаилә белән уздырачак, дигән мәгънәдә...

Дөрес, безнең гаиләдә дә төрле хәлләр булды. Раилнең бизнесы да бар иде, аны ташлап, берүзен калдыручылар да булды... https://intertat.tatar/news/rail-sadriev-b-ked-koena-bashlagach-ikenche-elny-balabyz-tudy
наверх