На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Әнвәр Нургалиев Диананың балалары янына кайткан: «Әтиләре турында күп сорыйсыз....»

Әнвәр Нургалиев тормыш иптәше Ирина белән бергә мәрхүмә сеңлесе Диананың балалары янына кайткан.

Балаларны Ватанны саклаучылар көне белән котлап килдек!

Нигә, ни өчен, нигә болай булды, кебек сораулар җибәрми – барысы да күз алдында. Балалар көннән-көн үсәләр, олыларга хас акыл бар үзләрендә.

Боларның барысы өчен дә апама рәхмәтле булырга кирәк.

Бу фаҗигадән соң, Рәйсә апаның бер генә тапкыр да төшенкелеккә бирелгәнен күргәнем булмады. Ә бит 3 кечкенә баланы тәрбияләү бер дә җиңел түгел. Ул алар өчен әти дә, әни дә, әби дә.

Балаларның әтиләре турында күп сорыйсыз... Әйе, ул алар янына килеп йөри.

Язмышның шулай гаделсез булуы бик ямансу... Балаларның эчендә нинди уйлар барлыгын бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер. Аллаһ боерса, балалар үзләрен башкалардан ким хис итмәсеннәр өчен, барысын да эшләрбез. Хөрмәтле тыңлаучыларым, язылучыларым, онытмаганыгыз өчен сезгә дә бик зур рәхмәт, – дип, үзенең фикерләре белән уртаклаша ул социаль челтәрләрдә.

  • Әнвәр Нургалиев: «Диананы югалту әти белән әнинең үлеменнән дә авыррак булды»

Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Диана 2023 елның язында юл фаҗигасендә һәлак булды. Аның кызы Аишә, игезәк уллары Сәлмән белән Сәид ятим калды. Хәзер балаларны Диананың әти-әнисе тәрбияли. Әнвәр Нургалиев та даими ярдәм итә.

Диананың үлемендә гаепле дип табылган кешегә 7 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләделәр. Әлеге кеше исерек килеш руль артына утырып, Диананың юлын кискән. Нәтиҗәдә, Диана баганага бәрелеп вафат булды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх