Бәрәңге үскән җирне көзен ашларга кирәк. Тәҗрибәле бакчачылар киңәш иткәнчә, минераль ашламалар кулланырга кирәк. Алар туфракны азотка баета, уңдырышлы итә. Аммоний сульфаты кертергә була – бу комплекслы ашламада азоттан тыш, күкерт, яки аммиак селитрасы була. Бер квадрат метрга 15 г минераль ашлама җитә.
Бәрәңге үскән туфракка хлорлы калий яки калий сульфаты кертергә була. Кайберәүләр органик ашлама куллана: бәрәңгедән соң, туфракка компост кертә. Ул комплекслы минераль ашламага альтернатива була, шулай ук кош тизәге белән дә ашлыйлар. Агач көле дә калий чыганагы була.
Туфракны яхшыртуның икенче этабында яшел ашлама – сидератлар утырталар. Иң яхшысы – кузаклы культуралар (люпин, борчак, вика), шулай ук горчица, рапс, ачы торма ярый, яки арыш чәчәргә була.
Сидерат утыртканда, киләсе елга бу урынга ни чәчәсен уйлап куегыз. Кузаклылар үстерергә җыенсагыз, аны сидерат итеп кулланырга ярамый. Киләсе елга кәбестә утыртасы булсагыз, рапс, ачы торма, горчица ярамый. Арыш – универсаль сидерат, диелә «Мир» каналы хәбәрендә.
Свежие комментарии