На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Дилә Нигъмәтуллина: «Эмоциональ яктан ардым... Әтине карау хәлемне ала...»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина үзенең хис-кичерешләре, эмоциональ халәте хакында ачылып сөйләгән. Аның әтисе Җәүдәт абый соңгы арада бик нык авырды, катлау операцияләр дә кичерде. Балаларына һәрдаим аның янәшәсендә булырга, хастаханә сукмакларын бик күп таптарга туры килде.

«Бүген сторисларга бөтенләй башкача чыгарга ниятләгән идем, ләкин сезне алдыйсым килми.

Дусларым, мин эмоциональ яктан бик ардым. Еллар буе авыру якыннарын караган кешеләр алдында баш иям. Мин алай булдыра алмас идем. Әтине карау бик нык хәлемне ала. Мин моның урынына 200 концерт бирер, алай да шул дәрәҗәдә армас идем.

Арганлыгымның төп билгесе – таркаулыгым. Бик еш әйберләремне югалта башладым. Бүген машина ачкычымны югалттым, шул сәбәпле косметологыма барып җитә алмадым.

Ә сез: «Ничек барысын да булдырасыз?» – дип сорыйсыз. Булдырмыйм шул… Җырлавым гына 100 процент килеп чыга. Белмим ничек алайдыр, әмма йокым туйса да, туймаса да, арсам да, армасам да, чыгам да, халыкны кыздырам. Һәрвакыт Аллаһы тәгаләмә миңа чыгышлар ясау мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәтләр укыйм.

Әгәр дә ирем һәм абыем булмаса, «башым китәр» иде инде. Без барлык проблемаларны да бергәләп чишәбез. Аларның ярдәмен тойган саен каз тәннәре чыга. Әти белән булган вакыйгалар абый белән арабызны тагын да якынайтты», – дип яза Дилә Нигъмәтуллина.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх