На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виталий Сорокин
    А чего не на Иврите? У нас же здесь Еврейская община, как я понимаю...😂145 млн сум өчен:...
  • Сергей Другов
    Что это за бредятинаАйдар Фәйзрахмано...
  • vasyn
    Какого чёрта на русскоязычном сайте язык папуасов?Сөйгәнең белән ин...

Рамил Шәрапов: «Бер чиләк су бөтен гаиләне тар-мар итте»

Юмор остасы, артист Рамил Шәрапов кичтән хатыны белән ызгышып алуларын сөйли. «Көл дә, ела да» диярлек бер хәл булган. Рамил Шәрапов иртән өстенә ике чиләк салкын су коя башлаган. Суларын кичтән әзерләп калдыра икән.

«Утырам әле «красопетка» белән, – дип сөйли башлый ул машинадан. – Әле бераз әрләштек, җәмәгать.

Шуңа күрә пыр-пыр киләбез. Кичәдән бирле өйдә акырыш-бакырыш. Минем гадәтем бар: кич, чиләкләремне тотып, гаражга чыгам, суны төнгә суытырга калдырам. Безнең өйдән гаражга чыкканда аста баскычлар юк. Ник шулай булды ул, белмим. Чиләгемне тоттым да, бер такта гына бастым да... Берзаман уянып киттем – мин инде аста ятам. Чиләк башыма төште, бераз пештем, кадакка эләгеп курткам тишелде. Кабыргаларым белән тыкы-тыкы-тыкы төштем.

Җитмәсә, бу, артка баскан да, ачу китереп: «Нишлисең? Нишлисең?» – дип 5 тапкыр сорагандыр. Болай да аркам авырта. «Кич утырам гараж төбендә, нишлим». Аннары эләкте Земфирага. Кыскасы, барысы да әйбәт, иртәнгә суларым суынган иде, коендым. Менә әле генә дуслашып маташабыз. Бер чиләк су бөтен гаиләне тар-мар итте, - дип Рамил Шәрапов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх