На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Әнвәр Нургалиевның хатыны: «Кайвакыт син безгә җитмисең»

Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев 28 гыйнварда туган көнен Казан тамашачысы белән билгеләп үтте.

Бу уңайдан җырчының хатыны Ирина социаль челтәрдәге сәхифәсендә ирен гомер бәйрәме белән котлап язган.

Бүген минем яраткан иремнең туган көне. Әле генә юбилеен уздырдык кебек, бик тиз 1 ел узып та китте.

Без – балалар белән сине туган көнең белән котларга телибез. Барыннан да элек сиңа ныклы сәламәтлек телибез. Син – безнең гаиләне тотып торучы, барысы да синнән тора. Синең артында күпьеллык тәҗрибә бар.

Без синең белән күп еллар бергә. Синең артист һөнәрең – бик катлаулы һәм авыр. Артист гаиләсенеке түгел, мин башкалар өчен аның яхшымы, начармы икәнен әйтә алмыйм. Әмма кайвакыт син безгә җитмисең.

Мин сиңа мәхәббәт, бәхет һәм миңа ярдәм итеп торуың өчен рәхмәт белдерәм. Бу ел да бергә үткәргән башка еллар кебек искиткеч булыр, дип ышанам. Мәхәббәтем минем, котлыйм! Бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар! Синең йөрәгең гел тук-тук-тук дип типсен. Без – Рафаэль, Элина һәм мин – һәрвакыт янәшә», – дип матур теләкләрен җиткергән ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх