Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кисәтү таратты. Татарстанда алдагы тәүлек эчендә көчле яңгыр, яшен, җилнең тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр көтел, диелә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.
Яшен вакытында биналардан урамга чыкмаска, өйдә калырга кирәк. Балаларны караусыз калдырмаска киңәш ителә.
Урамда реклама, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр үткәргечләреннән читтә торырга кирәк.
Барлык тәрәзәләрне ныклап ябып куярга, балкон һәм лоджияләрдән очып төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып керергә кирәк.
Торак яки эш бүлмәсендә тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк тору сорала.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии