На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Машина йөртүчеләрнең таныклыгын нинди очракта алырга мөмкиннәр?

Дәүләт Думасының транспорт буенча комитеты машина йөртүчеләрнең сәламәтлеген контрольдә тотуны кырысландыра торган закон проекты караган. Бу хакта «Коммерсантъ»ка сылтама белән РИА «Новости» яза.

«Дума Дәүләт автомобиль инспекциясенең машина йөртү таныклыгын алу һәм гамәлдән чыгару хокукын киңәйтә торган закон проекты кабул итәргә җыена», – диелә текстта.

Әгәр машина йөртүченең сәламәтлек буенча каршы күрсәтмәләре булса, мәсәлән күз күреме начар булуы ачыкланса, ЮХИДИ хезмәткәрләре аны тикшеренү узарга җибәрергә, ә диагноз расланган очракта, машина йөртү хокукын гамәлдән чыгарырга хокуклы була.

Закон киләсе елда язын гамәлгә керергә мөмкин.

2024 елның 1 апреленә кадәр Россия гражданлыгы яки яшәүгә рөхсәт алган чит ил кешеләренең чит ил машина йөртү таныклыклары узган айда гамәлдән чыкты. Моннан тыш, 1 апрельгә кадәр илгә кайткан россиялеләр дә чит ил таныклыгын куллана алмаячак. Әмма Белоруссиядә бирелгән милли таныклык кулланучы россиялеләргә һәм белорусларга бу яңа закон кагылмый.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх