На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Әниләрнең икейөзлелегенә шаккатам

Укучыбыздан килгән хат белән таныштырабыз.

Кешеләрнең икейөзлелегенә шаккатам. Миңа – 25 яшь, яшь кыз бала түгел. Эшемдә үземнән 10 яшькә олырак егет белән таныштым, аның фатиры да, яхшы машинасы да бар. Без аның белән очрашып йөри башладык, мин балага узгач, өйләнешергә булдык. Мин күбәләк кебек очып йөрдем, әти-әни, туганнар да шатланыр, бәхетемне уртаклашыр, дип уйладым.

Беркатлы һәм аңгыра булганмын! Ирем ярата, эше, фатиры бар, кызлары урнаша – әти-әнигә шул бәхет түгелмени?

Әти-әни башта иремә «допрос» оештырды. Ник ул «яшь кызга өйләнә, үз тиңнәре бетмәгәнме» һәм башкалар. Аңа да, миңа да кыен булды, билгеле, анысына түздек.

Никах, туй көнен билгеләдек, алар минем балага узганны белеп алдылар да башланды… Минем иремне минем намусымны бозуда, кыз баланы «бозуда» гаепли башладылар. Шаккаттым. Эштә шуны әйткәч иптәш кызларыма, берсе дә ышанмады.

Мин шуны аңламыйм: ничек әле алар шулай намус турында уйлый башладылар? Әти үзе әни өстеннән йөрде, бер хатынга ияреп китеп, 2 ел читтә яшәде. Мин мәктәптә укыганда, түгәрәкләргә йөрисе урынга, акча эшләргә мәҗбүр булдым. Аннары кыйналган мәче кебек кире кайтты, әни аны кабул итте, аннары ул аны күпме дәвалады. Ә әни ул киткән вакытта 2 ир белән яшәп алды – аларның кырын карашларын күреп, мин куркудан кайбер төннәрне йокламый чыга идем. Ә хәзер алар миңа намус турында сөйли!

Мин аларны туйга да чакырмаска риза. Монысына иремнең әти-әнисе риза түгел. Алары улларының өйләнүенә бик шат икән, матурлап туйга әзерләнәләр икән. Бу – минем иремнең булган кеше икәнен күреп көнләшүдәндер, дип уйлыйм. Сәбәбе нәрсә икән моның?

Ссылка на первоисточник
наверх