На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Ноябрьдә агачларга су сибү кагыйдәләре

Туфракта җыелган дым җиләк-җимеш агачларының кышкы салкыннарга ныклыгын тәэмин итә, тамырларын өшетми, корткычлардан саклый. Ноябрьдә агачлар су сибү турында «Мир» телеканалы хәбәр итә.

Белгечләр сүзләренчә, дым кимендә 70-80 см тирәнлеккә төшәргә тиеш. Су сибәр алдыннан зур булмаган чокыр казыгыз, ул 30-50 см тирәнлектә була.

Аннары шуннан бер уч туфракны алып, каты төер йомарлап карагыз. Ул таралып китсә, туфракка су кирәк, дигән сүз.

Һәр үсемлекнең үз нормасы бар. Ул төбәккә, климатка, явым-төшем күләменә бәйле. Яшь агачка 50 литрдан артык, олырак агачка 150-200 литрдан да кимрәк булмаган күләмдә су кирәк.

Экспертлар су сибүнең агачлар яхшы кышласын өчен ышанычлы ысул булуын әйтә.

Су сипкәндә агач төбенә фосфор-калийлы ашлама салыгыз. Туфрак дымга туенгач, тирес яки компост белән мульча салыгыз. Ашлама кимендә 6 см калынлыкта булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх