На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...
  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...

Сөмбел Заһидуллина үпкә белдерә: «Пирамида»да чыгыш ясарлык моң юк шул бездә»

Җырчы Сөмбел Заһидуллина әнисе Ильмира ханымның ни өчен «Халык җәүһәрләре» гала-концертында катнашмавын сөйләгән. Ильмира Заһидуллина – әлеге милли-мәдәни фестиваль-конкурсының лауреаты.

Дуэт җырларга тәкъдим иткәннәр иде. Әмма әни аерым чыгыш әзерләде. «Халык җәүһәрләре» фестивале лауреаты буларак, үзе генә җырларга өметләнде.

Мин аңа бу хәбәрне концерт килеп җитәрәк кенә әйттем (дуэт турында). Аның кәефе төште. Мин башта дуэт җырларга ризалашкан идем, аннан соң проблемаларым килеп чыкты, җыр кайгысы калмады.

Әмма, бу проблемаларга кадәр дә аңа аерым җырларга тәкъдим итүче булмады. Гаҗәп инде. «Пирамида»да чыгыш ясарлык моң юк шул бездә», – дип язган Сөмбел.

Сөмбелне язылучылары, әнисенең иҗатын яратучылар тынычландырырга ашыккан. «Синең әниеңнең дә, синең дә тавышың бик моңлы. Кайберәүләргә сезнең кадәр булырга бик ерак әле. Исемнәрен әйтмим инде. Берәү лауреат булган. Тавышы да ишетелми, моңы да шул кадәр генә»;

«Мин дә Ильмираның җырлаганын ишетергә өметләнеп барган идем. Соңыннан да җырламады дип уйлап йөрдем. Менә сәбәбе нидә булган икән. Сезнең җырлаганны күргән бар, әниегезне дә күрәсе килгән иде», – дип язалар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх