22 августта Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез +19..+24˚ градус.
Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.
Кура җиләге, карлыган, крыжовник куакларына форма бирү, яшәртү өчен кирәк.
Җимеш агачларының төпләренә пычкы чүбе белән бутап, янган тирес салу өчен уңай вакыт. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрнең ботакларын кисәргә була.
Свежие комментарии