На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Рифат Зариповның Зәйтүнәсе югалган

Җырчы Рифат Зариповның Зәйтүнә исемле мәчесе югалган. Песи төнлә өйдән чыгып киткән дә, кайтмаган. Зариповлар, гаиләләре белән дәррәү кубып, бөтен бистә буйлап Зәйтүнәне эзли. Тирә-юньдә карамаган бер генә җирне дә калдырмаганнар, хәтта, күршеләрнең өй асларына кадәр кереп эзләгәннәр.

«Зәйтүнәбез югалган, һаман таба алмыйбыз.

Иртәнге икедә чыгып киткән иде. Эттән куркып качтымы икән, этләр тотып ашадымы икән... Төркемгә язган идек, анда да әйтүче юк. Диләрә елый. Инде өйрәнеп кенә беткән идек аңа», – дип көрсенә Рифат Зарипов сторисларында.

Җырчы видеокамералар аша карагач, Зәйтүнәне 7 эт кереп куркытканны күреп алган. «Шулардан куркып качкандыр берәр кая дигән өмет бар. ИншәАллаһ, табылыр, Аллаһ теләсә. Әлегә юк», - ди ул.

Токымлы песи Зәйтүнәне Зариповлар гаиләсе узган ел алган иде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх