На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Гөлназ Сираева Санкт-Петербург табибына барган: «Өметне бөтенләй өзмәделәр»

Җырчы Гөлназ Сираеваның чынга ашмаган бик зур хыялы булуын күпләр белә. Артист инде күп еллар дәвамында әни булуы хыялы белән янып яши. Аның бу турыда күп кенә әңгәмәләрдә һәм телевизон тапшыруларда ачылып сөйләгәне бар. Гөлназ һаман да яхшыга өметләнә һәм хастаханә юлларын таптавын дәвам итә. Бу юлы җырчы, яхшы табибка күренү өчен, Санкт-Петербург шәһәренә очкан.

«Репродуктологтан чыктым. Артык ышандырмадылар, ләкин өметне бөтенләй өзмәделәр.

Мин бу тикшеренүләрне инде 15 ел буе үтәм. Менә генетикага да барып җиттек.

Бик мәгънәле табибка туры килдем. Аның белән бер сәгать буе сөйләшеп утырдык. Болай диде: «Бу – яки генетика (бу очракта берни дә үзгәртеп булмаячак), яки – гематология (ул очракта төзәтеп була). Бу табибка эләгү өчен Питерга махсус килдем.

Мин бу шәһәрне бик яратам. Ул кайчан минем өметләремне аклар икән…» – ди бүлешә Гөлназ Сираева үзенең сторисларында.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх