На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Данир Сабировның хатыны маймыл алганына үкенәме?

«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Татар эстрадасы» сәхифәсендә Данир Сабировның хатыны Миләүшә белән интервьюдан өзек чыкты.

– Маймыл алганыгызга үкенмәдегезме? – дип сораганнар артист хатыныннан.

– Юк, ник үкенәсе?! Без аны бик яратабыз, миңа калса, ул да безнең гаиләгә эләгүе белән бәхетле. Маратик мунча алдындагы йортта яши.

Мунча дип әйтмим, ул аерым йорт кебек. Моңа тиклем анда безгә килгән кунаклар туктала иде. Аның үз репетиторлары бар, шөгыльләнәләр. Кем белә, бәлки, киләчәктә артист та булып китәр әле. Минем әни әйтмешли, безнең йортта спортсменнар һәм артистлар гына. Шуңа күрә, Маратикка зур өметләр баглыйбыз.

Аның белән артык мәшакать юк: көненә 3 данә памперс кирәк, ашарга ни бирәсең – шуны ашый. Камера яратмый инде, телефонны чыгарып төшерә башлыйсың, шундук карашын башка якка юнәлтә, усалга әйләнә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх