На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Серега
    Трынды ахлы мастурбек-вали домой,бахран уцсу!Зөлфирә Шәйдуллин...
  • мирас Закироув
    Эх, матур кызлар,ник шаяртасыз....Автор-башкаручы Г...
  • Елена Тимофеева
    вот любопытно: на каком языке этот текст и как он попал в русскоязычную ленту.Себердә татар авы...

Дөрләп янган Лос-Анджелестан эвакуацияләнгән Гөлназ Батталовадан әйбәт хәбәрләр бар

Лос-Анджелестагы көчле янгыннар сәбәпле эвакуацияләнгән җырчы Гөлназ Батталованың гаиләсе өйләренә кайткан. Алар куркыныч янаган вакытта Бейкерсфилдта, иренең әниләре янында яшәп тордылар.

  • Лос-Анджелестагы җырчы Гөлназ Батталова эвакуацияләнгән: «Бу хәлләр куркыныч кино кебек»

«Без кичә өйгә – Лос-Анджелеска кайттык.

Әмма гадәти 2 сәгатьлек юл 4 сәгатькә сузылды, урау юллар аша кайттык. Чөнки юлда яңа янгын башланды. Кастаик – Бейкерсфилдка бару юлында. Шуңа күрә автомобиль юллары ябык иде.

Лос- Анджелеска илтүче юл менә шундый иде. Көчле җил булганга, янгын 2-3 секунд эчендә футбол кыры хәтле территорияне биләп ала», – дип сөйләде ул сторисларында.

Юл авыр булуга карамастан, җырчы өйләренә кайтуына шат булуын да әйтте.

«Юл бик озын, катлаулы булды, Эмма инде көйсезләнде, елады, арыды. Өйгә якынлаша башлау белән, кая икәнлеген аңлап, елавыннан туктап калды.

Кешеләрнең ни өчен Лос-Анджелесны яратуларын беләсезме? Бездә искиткеч һава торышы. Әниләрдә яшәгәндә, бала комбинезон, җылы башлыклар киеп йөри иде. Ә бездә 25 градус җылы», – дип уртаклашты ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх