На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

  • Наталья Большунова
    Это что-то новенькое! А нельзя ли с переводом с татарского! Или это только для татар предназначено.КФУ студентлары р...
  • Владимир
    К чему бы это?Алма, чия, груша ...

Рамзан Кадыров никабны тыярга өндәгән Бастрыкинга кисәтү ясады

Россиянең Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин никабны тыярга өндәп чыгыш ясады. Петербургта халыкара яшьләр юридик форумында чыгыш ясаганда, ул мигрантларга каршы кануннар кабул итмәгән өчен Думаны «Дура» дип атады һәм никаб – күзне генә калдырып кия торган мөселманнар киеменә карата фикерен әйтте.

Форумга килгән яшьләрнең берсе сорау бирде – Урта Азиядә, Әйтик Үзбәкстанда битне каплый торган кием белән йөрү тыелган. «Анда никабны кия алмаганнар монда күченә дә Россиядә кия. Монда бу киемне тыярга мөмкинме», – диде ул.

«Бу – Дума бурычы. Анда ул тыелган, монда рөхсәт ителгән. Нигә? Мин белмим, мин закон чыгаручы түгел. Мин килешәм, моны тыярга кирәк», – диде ул һәм Дагыстанда, Ростов тикшерү изоляторындагы һөҗүмнәрне искә төшерде. «Алар ислам терроры байрагын безнең җиргә алып керә алды, шуңа күрә Думага реакция күрсәтергә кирәк», – диде.

«Барысын да тыярга кирәк. Конкрет алганда, Дагыстанда кем теракт эшләде? Исламистлар, террористлар. Ростов төрмәсендә? Террористлар, исламистлар», – диде Бастрыкин.

Рамзан Кадыров телеграм-каналында Александр Бастрыкинны фикерләрен үлчәп әйтергә чакырды. Аның фикеренчә, исламны террор белән тәңгәлләштерергә кирәкми.

«Күп тапкырлар әйттем һәм тагын бер әйтәм – мөселманнар террор актлары эшләмәде һәм ясамады. Алга таба Александр Бастрыкин исламны террор белән тәңгәлләштермәс дип өметләнәм», – диде ул.

Рамзан Кадыров, мондый фикерләр алга таба да яңгыраса, аның иҗтимагый-сәяси вазгыятькә йогынтысы ясаячагын кисәтте. Ул «үзләрен теләсә ничек атаган фанатик һәм шайтаннарның Библия, Коръән һәм Тәүратка» катнашы юклыгын әйтте.

Никабларны тыю турында фикерләр әледән-әле яңгырап тора. Күптән түгел Дагыстан башлыгы Сергей Меликов бу киемнең Кавказ халкына хас булмавы турында әйтте. Россия Диния нәзарәте, никабның экстремизм белән элемтәсе булган очракта, аны тыюга каршы булмавын әйтте. Эчке эшләр министрлыгы исә киемнең экстремизм белән бәйләнеше турында мәгълүматы юклыгын белдерде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх