На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Резедә Төхвәтуллина: «Минем өчен 5 минут ятып тору – гөнаһ»

«ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында театр сәнгатендә 40 елдан артык хезмәт куйган актриса, Татарстанның халык артисты, җырчы Рөзедә Төхвәтуллина кунак булган. Алып баручы Лилия Кадыйрова аның белән матур булып калу серләре турында сөйләшкән.

Безгә матур чибәр хатын-кызлар килгәндә, мин матурлык турында сөйләшергә яратам.

Сезнең матур булу сере бармы? Пластикага карашыгыз?

– Үз гомеремдә пластика дигән әйберне ясатканым юк. Эшлисе килгәнемне эшләп яшим. Мин бик хәрәкәтле кешедер, тик кенә утыра алмыйм. Минем өчен 5 минут диванда ятып тору – гөнаһ. Ничек мин бу диванда ята алам? Кыш булса, чаңгыда чабам, җәен, репетиция булмаса, урманга чыгып чабам. Хәрәкәттә – бәрәкәтме инде ул...

Ә битеңә нәрсәдер ясатып, берәр хәл була калса – нишләрсең? Ничек бар – шулай! Һәркем картая, ясатканы да картая... Әлбәттә, сәхнәдә матур булу – әйбәт инде ул. Бу – мин, бу – минем яшем, минем җыерчыкларым. Сыйфатлы, яхшы тональ крем сыласаң – нормально. Бер дә ясалма әйберләр белән шөгыльләнгәнем юк.

Сезнең берәр серегез бармы, болай итсәң тегеләй була, дигән. Сездән лайфхак...

– Бик гади серем бар. Соңгы 5 елда даими эшлим: юынам да, аннары боз кебек су белән башымны юып төшерәм, чәч ялтырап кала, битемне юам. Күңел күтәрелеп китә. Контраст. Менә мин шушы әйберне эшлим.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх