На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

24 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

«Хәләл» стандартлары турында: «Оешмаларның 75 проценты продукт «хәләл» дип алдый»

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында «Татарстан предприятиеләрендә хезмәткәрләр өчен туклануны оештыруда «хәләл» стандартларын кертүнең төп аспектлары» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Чарада хакимият вәкилләре, эшкуарлар һәм дин белгечләре катнашты. «Интертат» очрашуда яңгыраган төп фикерләр турында яза.

«Хәләл» билгесен контрольсез куллану кискен проблема булып кала»

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәлдә «хәләл» сертификатына бәйле мөһим проблемалар күтәрелде. Аларның берсе – махсус «хәләл» сертификатларын законсыз, ягъни «хәләл» стандартларын үтәмичә куллану.

Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников сөйләде. Ул үз чыгышында «хәләл» сертификатларын тикшерү проблемаларына игътибар итте. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә бик күп оешмалар ялган сертификатлар куллана.

«Хәләл» билгесен контрольсез куллану аеруча кискен проблема булып кала. 2024 елда уздырылган анализ буенча, Казан шәһәрендәге җәмәгать туклану оешмаларының 25 проценты гына тиешле документлар нигезендә эшли. Димәк, калган 75 процент оешмалар кулланучыларны алдый булып чыга. Бу – бөтен «хәләл» системасына ышанычны какшата. 2023-2024 елларда «хәләл» билгесен законсыз куллану белән бәйле 13 мөрәҗәгать теркәлгән. Татарстан базарында сертификацияләү буенча 15 органның оешмаларга кирәкле рәвештә тикшерү уздырмыйча гына документ бирүе аеруча борчу тудыра. Тикшерү эшләрен алып бару өчен махсус система булмау да хәләл һәм хәләл булмаган ризыкларның буталуына китереп чыгарырга мөмкин, – диде ул.

Габбас хәзрәт иң кискен вазгыять балалар туклануы сегментында күзәтелүен билгеләп узды.

Балалар продукциясен җитештерү өчен чимал сыйфаты санитария стандартларына туры килергә тиеш. Монда «Роспотребнадзор» вәкилләреннән аеруча зур игътибарлык сорала. Җитештерү процессларында тиешле контроль булмау ярамаган ингредиентларны куллануга китерә, бу – үсеп килүче буынның сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый.

Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

«Җитештерүче продукциясенең «хәләл» таләпләренә туры килүе өчен Аллаһы Тәгалә каршында шәхси җаваплылык ала»

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев «хәләл» таләпләрен үтәү мәсьәләсе хакында башка Диния нәзарәтләре вәкилләре белән дә фикер алышуы турында сөйләде: «Төрле төбәкләр бер фикергә килеп, «хәләл» сертификатларын бирү өчен бердәм стандартлар эшләргә тиеш», – дип искәртте ул.

Бүгенге көндә ялган «хәләл» сертификатларын бирү закон тарафыннан берничек тә контрольдә тотылмый, кулланучыларын алдаучы оешмалар өчен бернинди җәза каралмаган.

Коръән күзлегеннән караганда, сертификатка кул куйган кеше продукциясенең «хәләл» таләпләренә туры килүе өчен Аллаһы Тәгалә каршында шәхси җаваплылык ала, – диде Васил Шәйхразиев.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты барлык ислам илләре арасында иң абруйлы һәм танылган комитет буларак билгеләнүен әйтте.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты – Россиядә иң абруйлы сертификацияләү органнарының берсе. Күпьеллык эш тәҗрибәсе һәм «хәләл» стандартларның үтәлешен контрольдә тоту мәсьәләләрендәге принципиаль позициясе безнең комитетка кулланучыларның ышанычын һәм сертификацияләү буенча иң кырыс орган репутациясен яулады. Әгәр дә эшмәкәр «хәләл» базарына «сул юл» белән керә икән, ул, мөселман буларак, үз өстенә бернинди акча белән дә аклана алмый торган зур гөнаһ ала. Хаталар була, ләкин алар очраклы булырга һәм төзәтелергә тиеш.

Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

«Хәләл» стандартларын көнкүрешкә кертергә кирәк, сүз тулаем «хәләл яшәү рәвеше» турында бара»

Васил Шәйхразыев Татарстанда хәләл продукция җитештерү сәнәгать өлкәсендә төп юнәлешләрнең берсе булуына игътибар итте. Аның сүзләренчә, «хәләл» стандартлары турында аерым чараларда гына түгел, ә даими сөйләргә кирәк, әлеге системаны көнкүрешкә кертү мөһим.

Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын уздырды. Әлеге форумга Россиянең 68 төбәгеннән һәм 10 чит илдән 400 татар эшмәкәре килде. Бүгенге көндә без хәләл турында сөйләшәбез икән, бу – туклану һәм продуктлар җитештерү генә түгел. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, «хәләл» стандартларын көнкүрешкә кертергә кирәк, монда тулаем «хәләл яшәү рәвеше» турында сүз бара.

Васил Шәйхразыев киләчәктә әлеге тема күтәрелгән утырышлар тагын киңрәк аспектларны колачларга тиешлеген билгеләп үтте.

Биредә бары тик 2 ведомство: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы гына булуы безнең хәләл тормыш рәвешен ризык аша гына кабул итүебезне күрсәтә. Ягъни кемдер әзерли, кемдер эшкәртә, ә кемдер сата. Бу – зур өлкәнең бер өлеше генә. Мин алда мондый форумнарда һичшиксез Сәламәтлек саклау министрлыгы, Туризм буенча дәүләт комитеты вәкилләренең дә катнашуын теләр идем. Бу – хәләл тормыш рәвеше алып барырга теләгән кешенең тормыш эшчәнлегенең тулы бер спектры. Һәм без аны һичшиксез киңәйтәчәкбез.

Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

«Татарстанның танылган сыйфат билгесе бар, безнең продукцияне таныйлар»

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, Россиядә кулланучыларның 83 проценты хәләл продукциягә ышаныч белдерә, ә 34 проценты хәләл туклануны сәламәт туклану принциплары белән ассоциацияли. Сүз татарлар һәм мөселманнар турында гына бармый, белгечләр фикеренчә, Россия халкы «хәләл» сертификатлы товарларга ышаныч белән карый.

Татарстанда җитештерелгән хәләл продукцияне республика һәм Россия төбәкләрендә генә түгел, Россиядән читтә дә гамәлгә ашыру мәсьәләсе тора. Хәләл продукция җитештерү Татарстан өчен зур мөмкинлекләр ача, әлеге юнәлешне киңәйтү – безнең бурыч. Татарстанның танылган сыйфат билгесе бар, безнең продукцияне таныйлар, беләләр. Әлеге мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Хәләл продукциянең үз таләпләре бар, ләкин безнең эшмәкәрләр бизнес үсешенең перспективасын нәкъ менә хәләл продукция җитештерүдә күрергә тиеш.

Васил Шәйхразыев Татарстан эшмәкәрләренә хәләл продукция җитештерү стандартларын өйрәтү кирәклеген ассызыклады. Аның фикеренчә, киләчәктә әлеге юнәлешне сайлаучыларга төрле яклап ярдәм чаралары оештыру мөһим.

Бүгенге көндә безнең алда торган төп бурыч: эшмәкәрләргә хәләл продукцияне җитештерү принципларын аңлату. Әгәр эшмәкәр хәләл мәйданчыкка керә икән, башлангыч дәрәҗәдә билгеле бер чыгымнар кирәк булачак, чөнки продукцияне болай гына җитештерү мөмкин түгел. «Бу – хәләлме, әллә хәләл түгелме», – дип сүз йөртеп кенә эш барып чыкмаячак. Димәк, хәләл базарына кергәндә, эшмәкәрләргә барлык нечкәлекләрне өйрәтергә кирәк. Һәр эшмәкәр эш башында «киләчәктә тотрыклы рәвештә үз керемемне үстерә алам» дип ышанырга тиеш, – диде ул.

«Хәләл яшәү рәвеше» темасы, акрынлап, гаилә традицияләре кысаларыннан чыга башлады»

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов ТР мөселманнары Диния нәзарәте республиканың сәнәгать предприятиеләренең хезмәткәрләр өчен хәләл туклану оештыруга бәйле мөрәҗәгатьләрен хуплавын белдерде.

Татарстанда хәләл индустрия үсеше бик зур дәрәҗәгә җитте, бүген хәтта җитештерү предприятиеләре хезмәткәрләре өчен дә туклануны оештыруда «хәләл» стандартларын кертү мәсьәләсе куела. Димәк, ислам кануннарын үтәү һәм «хәләл яшәү рәвеше» темасы, акрынлап, гаилә традицияләре кысаларыннан чыга башлады һәм тулы бер җитештерү коллективлары масштабына кадәр үсте.

Илфар хәзрәт Татарстан оешмаларында хәләл туклану тәкъдим итү өчен барлык мөмкинлекләр да булуын искәртеп узды.

Икътисад кануннары буенча, әгәр ихтыяҗ бар икән, димәк, тәкъдим дә булачак. «Хәләл» индустриясе – моңа ачык дәлил. Татарстан җитештерү коллективларында, предприятиеләрдә хәләл туклану тәкъдим итү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, монда хезмәт күрсәтү, интеллектуаль, финанс мөмкинлекләр керә. Бу – компанияләрнең үз хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре турында кайгырту чаралары. Без предприятиеләрнең игътибары мөселман эшчеләренең мәнфәгатьләренә дә юнәлгәнлеген күрәбез, – диде ул.

Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх