На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

16 подписчиков

Свежие комментарии

  • Александр Пятнистый
    Надо внимательнее быть и прагматичнее- во- первых МТ дает мсто Татар-Информ. А Татарстане говорят и на родном-татарск...Өй шартларында ко...
  • Евгений Иванов
    Писатель иди домойНинди дога укысаң...
  • valeri bolgov
    Если "МИРТЕСЕН" публикует статью на татарскогм языке, значит скоро это будет единственный государственный. Преподават...Өй шартларында ко...

Ачу чыкканда, әллә ниләр әйтеп бетерәсе килгән чакта, нишләргә?

Казанның «Ал таң» мәчете телеграм-каналында чираттагы әхлак дәресе чыкты.

Ачуыңны тыярга өйрән. Пәйгамбәребез: «Ачуга бирелмә», – дигән. (Бохари китабыннан).

Әхлакның тагын бер нигезе: нәфестән чыккан хисләргә хуҗа булырга тырышу. Үз-үзеңне кулда тоту. Шул яман хисләрнең берсе – ачуга бирелү. Йөрәктә кан кызган, тамырлар кабарган мәлдә, кешенең акылы китә.

Андый вакытта авыздан үкенечле сүзләр чыга, хәерсез эшләр кылына.

Галимнәребез: «Ачуның башы – акылсызлык, ахыры – үкенеч», – дигәннәр. Пәйгамбәребез ачу котырган вакытта нинди киңәшләр бирә?

«Әгәр берегез ачуга бирелгәндә баскан хәлдә булса, утырсын. Алай да тынычлана алмаса – ятсын». (Әхмәт, Әбү Даут).

Утырган яки яткан хәлдә кирәкмәгән эшләрне кылып ташлау авыррак. Тау кадәр сүзләрең җыелып, тышка ыргылып торса да, чыгарма.

Мәктәптә укыганда: «Авызың тулы кан булса да, чыгарма», – дип өйрәтәләр иде. Пәйгамбәребез: «Әгәр берегез ачуга бирелсә – дәшмәсен», – дигән. (Имам Әхмәт риваяте).

Кайвакыт тормышта ачуга бирелеп, телефон аша яки болай, әллә нинди «хак» сүзләр яудырасы килә дә, аннан бер мизгелгә тукталып: тукта әле, ачу уты сүнгәч әйтермен, дип тыеласың. Аннан, 5-10 минуттан, бөтенләй әйтеп тормаска, дигән фикергә киләсең.

Хәдистәге «утырсын, ятсын!» дигән киңәшләр – кешене ачулы вакытта кирәкмәс эшләрдән сакланырга, «дәшмәсен!» дигәне артык сүзләрдән имин булырга ярдәм итә.

Йә, Раббым, безне ачуга бирелеп үкенечле сүзләр әйтүдән, яман эшләр кылудан сакла, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх