На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Мөмкин түгел сине яратмый»: Зәринә Хәсәншинадан яңа җыр

Зәринә Хәсәншина «Мөмкин түгел сине яратмый» дип аталган яңа җырын тәкъдим итте. Җырчы бу җырга тап булу тарихын да язган.

«Күңел төшенкелегенә бирелеп йөргәндә, бер көн Гөлчәчәк апа язды. «Зәринә, бәлки, берәр җыр эшләрбез», – ди. Мин бөтенләй башка төрле җырга заказ бирдем. Гөлчәчәк апа матур сүзләр язып бирде.

Инде шул җырны алам гына дигәндә: «Зәринә, минем иске телефонда Илназар көйләр язган җырлар ята. Әйдә, табып, аларны да җибәрим әле сиңа», – диде һәм менә бу җыр килеп чыкты. Шунда ук Илназарга: «Теләсәң нәрсә эшлә, мин бу җырны башкарам!» – дидем. Иске телефонда югалып яткан җыр менә шулай барлыкка килде. Бу җыр сезнең күңелләргә дә хуш килер, дип уйлыйм», – дип язган ул.

Шулай итеп, җырның сүзләре авторы – Гөлчәчәк Садретдинова, көе – Илназар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх