На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Истанбулда көчле җир тетрәүләр теркәлгән

Бүген Төркиянең Истанбул шәһәрендә көчле җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта Төркиянең Гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Мәскәү вакыты буенча 12.13 сәгатьтә 3,9 магнитудалы һәм 12.49 сәгатьтә 6,2 магнитудалы җир тетрәүләр теркәлгән. 13.03 тә тетрәүләрнең тагын бер сериясе күзәтелгән.

Җир тетрәүнең үзәге Мәрмәр диңгезендә Истанбулның Силиври районы янында булган. Җир асты тетрәүләре шәһәрнең төрле районнарында сизелгән. Йорт диварлары селкенгән, халык урамнарга йөгереп чыккан.

Сейсмолог Әхмәт Эрджан фаразлары буенча, бу тетрәү әле җирнең энергия чыгаруы гына, Истанбулда күптән көтелгән көчле җир тетрәүнең хәбәрчесе булырга мөмкин.

Ссылка на первоисточник
наверх