На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

22 подписчика

Свежие комментарии

  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...
  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...

«Ни өчен шундый хәлгә төштем әле мин?» – җавап хәдистә

Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә «Проблемаларның кайбер сәбәпләре турында мөбарәк хәдистә» дигән язма куйды.

«Ниндидер проблемага юлыккач, кеше, гадәттә: «Ни өчен шундый хәлгә төштем әле мин?» – дип аптырап кала. Әлбәттә, авырлык, проблема килүнең төрле сәбәпләре булырга мөмкин, шулай да Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер мөбарәк хәдисендә бәян ителгән кайбер сәбәпләргә аерым игътибар юнәлтәсе килә.

Бәлки, кемдер өчен бу хәдис зур гыйбрәт һәм сабак булыр...

Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай диде:

«Берәү үлчәүдә хыянәт итсә, ягъни нидер үлчәп сатканда (яки сатып алганда) алдашса, тормышында авырлык күрер. Кем намаз вакыты кергәнен белдерүче азанга игътибар итмәсә (аңа хөрмәт белдермәсә), аның өендә тынычлык булмас. Әгәр Адәм балалары бакча-басулардан алган уңыштан гошер чыгармаса, Аллаһы Тәгалә кирәк булган вакытта яңгыр яудырмас, бәлки бөтенләй дә яудырмас, яудырса да, анда адәмнәрнең хакы түгел, хайваннарның хакы гына булыр...».

Хәдистән аңлашылганча, әгәр кеше ризыгын (акчасын) хәләл юл белән тапса һәм аңа бирелгән малдан (уңыштан) Аллаһ кушканча файдаланса, бу мал кешегә сөенеч китерер һәм аны бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итәр.

Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм шулай ук әйтте: «Хәрамнән тыелсагыз, хәләлен алдыгызга китереп куярмын».

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх