Мин ул вакытта кияүдә идем инде (без ирем белән бер авылдан). Без төшеп җиткәндә, әти исән иде әле. Авылда фельдшеры да булмаган инде аның... Әтине күрше авылга алып төшеп киттек. Анда уколлар ясау да ярдәм итмәде, «ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче, минем кулларымда җан бирде… Зәп-зәңгәр күзләрен зур итеп ачып вафат булды. Аны кочаклап утыра идем ул мизгелдә. Нишләргә белмичә ачынып кычкырганнарым әле дә күңелемдә тора. Бу югалтуны бик авыр кичердем... https://intertat.tatar/news/ilzida-gosmanova-5864618
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии