На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Җәй көне тән тиресен һәм чәчләрне ничек сакларга?

Җәй ул – кояш һәм җылы көннәр генә түгел, ә тән тиресе һәм чәчләр өчен сынау чоры да. Табиб-дерматолог һәм косметолог Александра Гонт «Радио-1»да әңгәмәдә эссе сезонда чәч һәм тән тиресе сәламәтлеген саклау турында сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, җәй көне чәчләрне дөрес итеп карарга кирәк.

«Сульфатсыз шампуньнар бар – алар чәчкә йомшаграк тәэсир итә, дымландыра һәм чәчләрне киптерми.

Шампунь сайлау буенча трихолог белән киңәшләшергә тәкъдим итәм. Конкрет проблемалар булса, дәвалау яки даруханә косметикасын кулланырга мөмкин. Әгәр дә чәчегез канәгатьләнерлек булса, гади карау процедуралары да җитәрлек», – ди Александра.

Җәй көне бик күп тир бүленеп чыга, моңа эсселек тә, гормональ һәм стресс факторлары да йогынты ясый. Бу вакытта тир мөһим функцияне үти – организмга суынырга һәм артык җылынудан сакланырга ярдәм итә.

«Шуны истә тотарга кирәк, тир – тәннең табигый терморегуляциясе. Тирегә зыян килмәсен өчен, табигый тукымалар – мамык, җитеннән иркен кием-салым кию яхшы. Полиэстер кебек синтетик материалларны елның салкын вакытына калдырыгыз», – дип киңәш итә табиб.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх