Җырчы Ильвина социаль челтәрдәге сәхифәсендә 7 минутта иртәнге аш әзерләп бөтен гаиләне сыйлау турында сөйләде.

«Балачак күмәче» өчен телемләп туралган батонны туглаган йомыркага манып алырга һәм май салынган табада ике ягын да кыздырырга. Йомыркага тоз һәм борыч салырга мөмкин.

Авокадоны телемләр кисәргә, юка итеп киселгән балыкны матур итеп төрергә һәм кызган батон өстенә тезәргә, өстен яшеллек (шпинат, руккола һ.б.) белән бизәргә.

Иртәнге ашыгыз тәмле булсын!

Свежие комментарии