Бу пиццалар бик тиз әзерләнә. Аның рецептын социаль челтәрдәге сәхифәсендә блогер Рәмзия Вәлиева хәбәр итә.
Әзер ләвәшне пергамент кәгазьгә куярга. Өстенә сыр (моцарелла) уарга. Өстенә тагын бер ләвәшне куярга, шулай ук өстенә сыр уарга һәм өченче ләвәшне куярга. Аның өстенә томат пастасы салырга, сыр, колбаса, түгәрәк итеп киселгән помидор, зәйтүн җимеше куярга.
Шула ук ананас белән тавык түшеннән дә пиццаны шундый тәртиптә пешерергә була. Тавык түшен шакмаклап турарга, тәмләткечләр белән болгатып куярга һәм газда пешереп алырга.
Ләвәш, сыр, ләвәш, сыр, ләвәш тәртибендә эшләргә. Аннары томат пастасы, сыр, тавык ите, юка телемләп туралган ананас (консервланган) салырга.
180 градуска кадәр кызган духовкада 10-15 минут пешерергә.
Свежие комментарии